Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда эшкуарлар тарафыннан3 млрд сумнан артык суммага гариза бирелгән

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты ярдәмендә бизнес еллык 3 % һәм 4,5 % лы кредит алу мөмкинлегенә ия булды.

Компанияләр ташламалы кредитларны төрле инвестиция максатларына алалар. Әйтик, бер шәхси эшкуар алынган акчаны яңа производство оештыру өчен күчемсез милек сатып алуга юнәлтәчәк. Икенчесе –пластик тәрәзәләр чыгару буенча производство корпусы төзелешенә. Банкларга республика эшкуарларыннан барлыгы 3,1 млрд сумнар артыклык 26 гариза кергән.

Кредитка гаризаны Татарстан Республикасында тәкъдим ителгән 18 банкның берсендә гариза тапшырып бирергә, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Цифрлы платформасында бирергә мөмкин.

«5 сентябрьдән КУЭ.РФ Цифрлы платформасында нәкъ менә шушы программа буенча килешүләр алып бару буенча махсус ярдәмче сервис эшли башлады. Квалификацияле белгечләр эшкуарларга килешүләр төзергә булыша, шулай ук программа, таләпләр, документлар буенча киңәш бирә һәм банклар белән аралаша. Безгә мөмкин кадәр күбрәк проектларның тормышка ашырылуы һәм кәгазьдә генә калмавы бик мөһим», – дип билгеләп үтте КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.

Яңа ташламалы программаны эшләтеп җибәрү турындагы карарны РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады. Процент ставкаларын төп күрсәткечләрдән түбәнрәк билгеләргә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча илкүләм проект («1764» программасы) кысаларында процент ставкасын субсидияләүне һәм Россия Банкы һәм КУЭ Корпорациясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган кредит бирүне стимуллаштыру программасы (ПСК) буенча ташламалы фондны бергә кушу нәтиҗәсендә мөмкин булды. 

Федераль программада катнашучы банкларның, шулай ук ОКВЭД кодларының тулы исемлеге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгысайтында урнаштырылган.

https://mert.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2120266.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев