Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларында транспорт хәрәкәте чикләнелә

Татарстанда 15 апрельдән алып 14 майга кадәр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләү кертелә.

 

Искәртеп үтәбез: мондый тәртип ТР Министрлар Кабинетының “2014 нче елда ТРның төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланылыштагы автомобиль юллары буйлап транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертү турында”гы 155 нче номерлы карары нигезендә кертелә. Хәрәкәтне вакытлыча чикләү, юл өслеген саклау өчен мәҗбүри һәм кирәкле чара.

Язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү автомобиль юлларында хәрәкәт итүне тыймый, ә йөк ташу траспортына авырлыкның чиген билгели. Шуңа күрә оешмаларга машиналарга артык күп йөк төямәскә һәм бу максатларда күп күчәрле транспорт чараларын файдаланырга киңәш ителә. Кирәкле товарларны алдан, 15 нче апрельгә кадәр, чыгарырга кирәк, дип ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы хәбәр тараткан иде, шул исәптән “Татар-информ” МА аша да.

Җыеп кына әйткәндә, язгы чорда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары буйлап бер күчәрле транспортка 6 т, ике күчәрлегә 5 т, өч күчәрлегә 4 т кадәр йөк ташу рөхсәт ителә. Автомобиль юлларында тиешле вакытлыча юл билгеләре урнаштырылуы мәҗбүри санала.

Бу чикләүләргә карамаган автомобильләр рәтенә пассажир автобуслары, бензовозлар (16 т кадәр), азык-төлек һәм почта ташый торган транспорт керә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев