Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда гыйнвар аеннан пенсиянең уртача күләме 1 мең сумга арткан

Узган елдагы барлык индексацияләрне исәпкә алып, Татарстанда пенсиянең уртача күләме 1 мең сумга арткан. 2021 елның гыйнварында иминият пенсиясе индексацияләнгән.

 

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова социаль челтәрдә оештырылган туры эфир барышында хәбәр иткәнчә, закон нигезендә иминият пенсиясен биш елга (2019-2024) индексацияләү каралган.

«Шуңа бәйле рәвештә, быелның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,3 процентка индексацияләнде. Гыйнвар аенда пенсионерларның күпчелегенә пенсия индексацияне исәпкә алып яңа күләмдә килде», — диде ул.

Моннан тыш, 1 февральдән айлык акчалата түләү — 4,9, ә 1 апрельдән социаль пенсияләр 2,6 процентка индексацияләнәчәк.

Узган елда пенсия белән тәэмин итүгә чыгымнар 250 миллиард сум тәшкил иткән. Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 16 306 сумга җиткән. Татарстанда 1,1 миллионнан артык пенсионер пенсияне тулы күләмдә һәм билгеләнгән вакытта ала.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев