Программада Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан яшь гаиләләр катнаша һәм торакка норматив бәянең 30-35 проценты күләмендә дәүләттән субсидиягә дәгъва итә ала.
2024 елда 2 кешелек гаиләгә дәүләт ярдәменең максималь күләме – 2 миллион сумга якын, 3 кешелек гаиләгә – 2,5 миллион сум диярлек, 4 кешелек гаиләгә – 3,3 миллион сум, ә 5 кешелек гаиләгә 4,1 миллионнан артык сумны тәшкил итә.
2025 елда субсидия алу өчен 2024 елның март-апрелендә гаиләгә теркәлү урыны буенча муниципалитетның башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы. Субсидия алуга гаризаны моңа кадәр программага кермәгән яшь гаиләләр һәм 2025 елда субсидия алу өчен үткән елларда программага кергән яшь гаиләләр тапшырырга хокуклы.
Нет комментариев