Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда һәлакәткә очраган самолет пилотының очарга рөхсәте булмаган

Татарстанда һәлакәткә очраган самолетны очучы ремонтлау өчен аэродромга алып килгән булырга мөмкин.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Идел буе Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.

«Ул самолетның шассиларын төзәтергә тиеш булган, шуңа күрә очып китү полосасында самолетта йөргән. Ниндидер сәбәп аркасында ул рөхсәтсез очып киткән һәм берничә чакрымнан соң һәлакәткә очраган», — диде Захаров.

9 май көнне 12:45 сәгатьтә Әлмәт районында Кәләй авылы янындагы трасса тирәсендәге кырда «Ермак» җиңел моторлы самолеты һәлакәткә очрады.

Фаҗигадә очучы һәм пассажир хатын-кыз һәлак булды.

«Ут капмасын өчен, янгын сүндерүчеләр күбек сиптерде, ә соңыннан коткаручылар белән бергә кешеләрнең мәетләрен чыгарды», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

https://tatar-inform.tatar

фото: https://vk.com/atannary?z=photo-34063575_457274805%2Falbum-34063575_00%2Frev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев