Татарстанда промышленность җитештерү индексы 2025 ел нәтиҗәләре буенча 110 процентка җитәргә мөмкин.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко шулай дип белдерде.
«Ел башыннан бездә зур үсеш күзәтелә – 5 триллион сумлык товар җитештерелгән һәм төяп җибәрелгән. Ел йомгаклары буенча сәнәгый җитештерү индексы 110 процент дәрәҗәсендә фаразлана», – диде Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры.
Чагыштыру өчен: 2024 елда Татарстанда сәнәгый җитештерү индексы 105 процент тәшкил иткән, 5,6 триллион сумлык продукция төяп җибәрелгән.
«Күп кенә юнәлешләр үсеш күрсәтә. Эшкәртү тармагы — лидерлар рәтендә. Автомобиль төзелеше хәзерге вакытта яңарту һәм реконструкция стадиясендә», – дип өстәде Коробченко.
Нет комментариев