Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ришвәтчелек киң таралган эшчәнлек өлкәләрен атадылар

Торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф һәм медицина Татарстанда ришвәтчелек киң таралган өлкәләр дип табылды.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек бүлеге башлыгы Дмитрий Козлов әйтте.

Ул әйткәнчә, Татарстанда балалар бакчалары мөдирләре ришвәтчелектә берничә мәртәбә тотылган. Кагыйдә буларак, алар акча өчен баланы бакчага урнаштырырга вәгъдә итәләр.

«Күрәсең, хокук саклау органнары хезмәткәрләре күреп бетерми торган юллары бар», — диде Дмитрий Козлов.

Шулай ук университет укытучылары һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре дә ришвәтчелектә тотыла.

«Хәрби комиссариатларга килгәндә исә, аларда үз хезмәтләрен тәкъдим итә торган арадашчылар, төркемнәр эшли», — диде Козлов.  

https://tatar-inform.tatar

 

Фото https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев