Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда смс-пропусклар системасы гамәлдән чыгарыла

12 майдан татарстанлыларга эш бирүчеләрдән белешмәләр һәм, ТР Хөкүмәте карары нигезендә, СМС-пропуск алырга кирәк булмаячак.

 

Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң республика буенча хәрәкәт итү өчен пропускны гамәлдән чыгарачаклар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый яктан теркәү һәм норматив хокукый актларны теркәү бүлеге башлыгы Эльмира Слепнева хәбәр итте. «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан «Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясен таралуны булдырмау чаралары турында» яңа карар кабул ителде. Әлеге карар нигезендә республика буенча йөрү өчен 12 майдан рөхсәт алырга кирәкми, - диде Слепнева. Аның сүзләренчә, гражданнарга эш бирүче белешмәсен рәсмиләштерергә яки өйдән чыгу өчен СМС-код алырга кирәк булмаячак.

Яңа карар нигезендә, 12 майдан кибетләрдә, хезмәтләр күрсәтү биналарында, пассажирлар йөртү һәм багаж ташу, шул исәптән таксида, индивидуаль яклау чараларыннан башка - медицина битлеге яки респиратор һәм перчаткалардан башка йөрү тыела. Гражданнарга спорт һәм балалар уен мәйданчыкларында, шул исәптән күпфатирлы йортлар ишегалларында урнашкан мәйданчыкларда булырга ярамый. Тыю күрсәтелгән объектларга хезмәт күрсәтүче оешма хезмәткәрләренә кагылмый.

Шул ук көннән, даими рейсларны исәпкә алмаганда, муниципальара маршрутлары буенча пассажирлар йөртү һәм багаж ташу тыела. Шул ук вакытта Татарстан хакимияте кайбер йомшаклыклар да кертте. Аерым керү һәм чыгу урыны булган, 400 квадрат метрга кадәр мәйданды, автосалоннар, ЗАГС органнары һәм сәүдә заллары эше рөхсәт ителә. Шул ук вакытта никахлашу тантанасына кунаклар 10 кешедән артмаска тиеш.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/10-05-2020/tatarstanda-may-b-yr-mn-renn-n-so-yd-n-chygu-chen-sms-propusk-alyrga-kir-k-bulmyy-5741801

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев