Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ВКонтакте социаль челтәрендә 7 меңгә якын дәүләт паблигы ачылган

Татарстан дәүләт органнары һәм оешмаларының ВКонтакте социаль челтәрендә барлыгы 6901 паблигы, ягъни рәсми ачык бите теркәлгән.

Аларның күпчелеге – белем бирү учреждениеләренә карый: республикада 1380 мәктәп, 1590 балалар бакчасы һәм 126 өстәмә белем бирү учреждениесенең ВКда үз бите бар. Икенче урында – социаль өлкәдә эшләүче учреждениеләр: ВКда шундый 478 рәсми аккаунт ачылган. Өченче урында – спорт учреждениеләре: ТР Спорт министрлыгы карамагындагы 200ләп оешма ВКда рәсми сәхифәсен алып бара.

Болардан тыш, җирле үзидарә органнары да социаль челтәрләрдә теркәлгән. Әлеге 2271 рәсми аккаунтлар арасына муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларыннан тыш, авыл җирлекләре, авыл җирлекләренең башкарма комитетлары һ.б. да керә.

Республикадагы министрлыклар арасында да Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының ВКонтактедагы аккаунты (https://vk.com/moinrt16) иң зурысы – ведомствоның рәсми битенә 50 меңгә якын кеше язылган.

Мәгълүм булганча, Россиядә барлык дәүләт учреждениеләренә социаль челтәрдә рәсми сәхифәләрен ачарга мәҗбүр иткән «дәүләт пабликлары» турындагы закон 2022 елның 1 декабрендә үз көченә керде. Ә аңа кадәр хакимият органнарының рәсми сайтлары булырга тиеш дигән таләп куелган иде.

"Татар-информ" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев