Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлыларга җәмәгать транспортында куар-код тикшерүенең ничек барачагы турында сөйләячәкләр

Туры эфирда барлык сорауларга җавап булачак.

Җәмәгать транспортында пассажирларны куар-кодка тикшерү ничек  алып барылыр — Татарстан халкының бу һәм башка сорауларына «Җәмәгать транспортында QR-кодлар турында барысы да» дигән туры эфирда җавап бирәчәкләр. Трансляция 19 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә башлана.

Трансляциядә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова катнашачак.

Әңгәмәнең модераторы-ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.

Эфир ТР Оператив штабы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Роспотребнадзор аккаунтларында узачак.

 

https://www.tatar-inform.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев