Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлыларны 1 октябрьдән нәрсә көтә

Законнардагы кайбер үзгәрешләр 1 октябрьдән үз көченә керәчәк.

Кайбер бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак

1 октябрьдән кайбер категория бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы индексацияләнәчәк. Аерым алганда, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару үзәкләре, социаль өлкә һәм гидрометеорология хезмәте учреждениеләре, Роспотребнадзор гигиена үзәкләре, Росстандартның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәкләре, шулай ук инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәкләре хезмәткәрләренең хезмәт хакы артачак. Ил буенча уртача алганда, бу категорияләрнең хезмәт хакы 4% ка артачак, дип хәбәр итте РИА «Новости».

Татарстанлылар Халык санын алуда катнашачак

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башлана һәм 2021 елның 14 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Һәр татарстанлы үзе турында мәгълүматны шәхсән яки "РФ Дәүләт хезмәтләре" порталындагы интернет аша бирә ала, дип хәбәр итте Татарстанстат.

Татарстанда 7,1 мең исәпкә алучы һәм 1,2 мең контролер эшләячәк. Моннан тыш, халык санын алуда беренче тапкыр волонтерлар (485 кеше) катнашачак.

Бушлай прививканы шәхси клиникада ясарга мөмкин булачак

"Милли календарьга кертелгән бушлай прививканы дәүләт клиникасында гына түгел, шәхси клиникада да ясарга мөмкинлек бирүче законга аерым игътибар итәргә кирәк. Яңа норма гражданнарга уңайлы урында вакцинация ясау мөмкинлеге бирәчәк. Гомумән алганда, сәламәтлек саклау сыйфаты медицина хезмәтләреннщн файдалану уңйлылыгына бәйле", - дип белдерде РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үзенең телеграмм-каналында.

1 октябрьдән федераль шәхси клиникаларга вакцинация ясау өчен бюджеттан акча биреләчәк. Моның өчен клиникалар мәҗбүри медицина иминияте системасына интеграцияләнгән булырга тиеш.

Балалар пособиеләре «Мир» картасына күчереләчәк

Инвалидлык билгеләүнең вакытлыча тәртибен озайтачаклар
Ата-аналар «мәктәп» түләүләренә гариза бирә ала

Догазификация механизмы эшли башлаячак

Элемтә операторлары запрос буенча клиентларның мәгълүматларын бирә башлаячак
 Яңа төзелешләрдә торакны теркәү тизләтелә

Тулырак "ТИ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев