Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты “Тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестивале уздыра

Татарстан Республикасында "гаилә тарихында Гасырлар кайтавазы – эзлебездән башка" Шәҗәрә фестивале старт алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт архивы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәҗәрә фестивале 3 этапта үткәрелә: муниципаль, зона һәм республика.

6 апрельдә Урыссуда узачак зона этабында Лениногорск, Әлмәт  Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнарыннан катнашучылар чыгыш ясаячак.

Шәҗәрә фестиваленең республика этабын 15 майда Казанда узачак.

Конкурста катнашучылар милли ризыклар күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Конкурсантлар башкарасы кызыклы биремнәрнең берсе: "Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем туган ягым!».  Концерт номеры ярдәмендә катнашучылар үз шәҗәрәләренең презентациясен күрсәтәчәк. Конкурсның бу өлешендә гаилә милли киемнәре дә тәкъдим ителәчәк.

Зона этапларында җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. 1 урын алучылар республика этабында катнашачак. Фестивальдә бер гаилә коллективы яки гаилә-туганлык төркеме катнаша. 

Авыл җирлекләрендә һәм шәһәрләрдә буыннар бәйләнешен саклау, милли гореф-гадәтләрнең һәм эстетик идеалларның уртак нигезендә гаилә һәм гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту мөһим максат булып тора. Һәр гаилә үзенең гореф-гадәтләренә һәм иҗади күнекмәләренә бай, аларны саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк, ди оештыручылар.

https://ga.tatarstan.ru/index.htm/news/1960083.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев