Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылыда әниләр көне уңаеннан "Аулак өй" кичәсе узды (+фоторепортаж)

Быел бәйрәмне башка форматта уздырырга булганнар.

Түбән Чыршылы мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан, "Аулак өй" кичәсе үтте. Мәдәният йорты һәм китапханә әлеге бәйрәмне Лениногорскиның Яшьләр театры белән берлектә оештырды.

Бәйрәм булгач, җыр-биюсез узмый инде. Яшьләр театры режиссеры Зөмәрә Шәрәпова чыршылыларны төрле уеннар уйнатты: "Капкалы", "Мәликә". Табышмаклар әйтеп, җавапларын белүчеләргә призлар да тапшырды ул.

Яшьләр театры артисты, үзәк китапханәнең милли бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова кичәне үзенең матур җырлары белән бизәде. Җыр дигәннән, Түбән Чыршылы укытучысы Гүзәлия Ганиева да бик матур җыр башкарды.

Түбән Чыршылыда туып-үскән, Лениногорск халык театры артисты Гүзәл Хәлфиева-Талипова "Аулак өй" кичәсендә үзе иҗат иткән шигырьләрен сөйләде.

"Сүнмәс ялкын" ансамбленең оста биючесе Гәүһәр Капустина очып-очып биеде.

Түбән Чыршылы әниләре актив: уеннарда катнаштылар, җырладылар, матур итеп вальс биючеләре дә бар икән.

Соңыннан бергәләп мул табын артында чәй эчү булды. Төрле тәм-том пешереп килгәннәр: бәлеш, балан пирогы, бавырсаклар, пирожкилар.

"Бик ямьле кичә булды, рәхәтләнеп ял иттек", диделәр кичәдә катнашучыларның барысы да.

Розалия Мостафина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев