Заман сулышы

Әтәч тавы (риваять)

Элек заманда Урмышлы авылында яшәгән ди әтәч белән төлке. Алар бик дус булганнар.

 



Авылның төньягында биек тау бар икән. Ул ерактан ук матур булып күренеп торган. Бер көнне болар уйлашканнар да бу тауга исем кушарга булганнар, ләкин икесе ике төрле исем сайлаган. Төлкенең “Ут” тавы дип, ә әтәчнең “Бодай” тавы дип атыйсы килгән.

Икенче  көнне төлке тауга ут төртеп ята икән. Әтәч моны күргән дә:
-Син нишлисең, юләр төлке?-дигән.
Төлке әйткән:
-Мин тауга исем кушам.
Әтәч:
-Соң бу исемне кушар өчен тауга ут төртәләрмени? Хәзер бөтен авылыбыз белән яначакбыз бит, -дигән дә бар көченә кычкырып кешеләрне янгын сүндерергә чакырган.

Реклама

Янгынны бергәләп сүндергәннәр һәм төлкене авылдан куып җибәргәннәр.
Ә әтәчнең батырлыгы өчен тауны “Әтәч тавы” дип йөртә башлаганнар.
Ышанмасагыз,  Урмышлыга килеп: “Кайда сезнең Әтәч тавы?”-дип сорагыз. Авыл халкы бер икеләнүсез авылның төньягындагы бик матур, мәһабәт тауга күрсәтер.

Сылу Нуруллина. Урмышлы мәктәбе, 6нчы сыйныф

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: