Заман сулышы

Телебезнең асылы, матурлыгы югалмасын

Безнең муниципаль районда милли традицияләр фольклор бәйрәмнәре, күргәзмәләр, милли фольклор коллективлары чыгышы, төрле дәрәҗәдәге сморт-конкурслар аша пропагандалана.




Болар барысы да телләрне саклауга  йогынты ясый. Ике дәүләт телен кулланып, башкалар белән, мәсәлән, чувашлар, мордвалар белән иркен аралашабыз. Шулай бервакыт Мичурин авыл башлыгы Рәмзия Ивановага Новое Сережкино турында мәгълүмат сорап, шалтыраткач, “анда яшәүче чувашлар ялт иттереп татар телендә сөйләшә, аңлыйлар татар телен”, - дигән иде.

Минем бер танышымның улы Америкага яшәргә китте. Хатыны шулай ук Татарстаннан. Хәзер өч бала тәрбиялиләр. Балаларның исемнәре татарча. Сабыйларга кечкендән үк татар телен сеңдереп үстерәләр, иң беренче татарча сөйләшә башлаганнар, зурысы балалар бакчасына йөри башлагач, инглиз телен өйрәнгән. Калган икесе бәләкәй әле, өйдә әниләре белән. Җәй көне ялга кайткач, танышымның улын да күрергә туры килде. Чит илдә яшәсә дә, үз телен онытмаган, саф татарча аралаштык.
-    Тел - халыкның үзаңы, “самоидентификация” булып тора. Телне белсәң, үзеңне татаррак дип хис итәсең. Без хатыным белән алдан ук үзебезнең гаиләне коргач та, балалар үстергәндә дә татарча аралашабыз, дип сөйләшеп куйдык. Минем уйлавымча, алар башка телләрне башка җирдә дә бик яхшы үзләштерерләр. Чит илдә татар мәктәпләре юк. Шуңа күрә гаиләдә сөйләшеп, аларга телгә карата мәхәббәт тудырырга тырышабыз, - диде.


Безнең муниципаль районда телләрне саклауга китапханәләр дә зур өлеш кертә. Төрле акцияләр, буккроссинглар, Туган тел көне, язучылар белән очрашулар – милли китапларны, мәдәниятне, телебезне үстерүгә юнәлдерелгән чаралар.
Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренә караучы филиалларда Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасын саклауга, милли телләрне популярлаштыруга, районда яшәүче халыкларның мәдәниятен үстерүгә чаралар узып тора. Болар Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә базасында, балалар һәм гаилә уку үзәгендә ( монда рус мәдәнияте), Түбән Чыршылы филиалында (монда татар гореф-гадәтләре), Мордва-Кармалка (мордва мәдәнияте), Яңа Сережкино филиалында (чуваш мәдәнияте) һәм Федотовка филиалында (керәшен гореф-гадәтләре) алып барыла. Алда әйтеп кителгән китапханәләрдә тел, тарих, әдәбиятне өйрәнү өчен шартлар тудырылган.

Ике теллелекне саклау буенча закон гамәлдә. Шәһәрдәге оешма, учреждениеләрдә, сату нокталарында  элмә такталар ике телдә куелырга тиеш. Тик кайбер сату нокталары татарчага тәрҗемә иткәндә хаталар җибәрә. Мәсәлән, шәһәрдә смартфоннар сата торган кибет тышкы якка смартфон алганда бүләккә нәрсә бирүләре турындда да мәгълүмат бирә. “Гарнитура” дигән сүзне “тешләгеч” дип тәрҗемә иткәннәр. Тик тешләгеч сүзе бөтенләй башка мәгънәдә бит. Бу очракта наушник күз алдында тотыладыр. Наушникны “колакчыннар” дип тә тәрҗемә итәргә була.

Розалия Харисова

Лениногорск муниципаль районында 81 мең 600дән артык кеше яши, шуның 51,5 проценты – татарлар, руслар – 37 процент, чувашлар – 4,5 процент, мордвалар (эрзялар) – 4,6 процент, башка милләтләр – 2,4 процент. Мәгълүматлар http://leninogorsk.tatarstan.ru сайтыннан.

Фото: үзәк китапханә сайтыннан

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: