Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Телләр белгән ил ачар

Без хәзерге вакытта туган телдән дә якыны юк дип әйтә алабызмы? Һәркем дә бу мәгънәле сүзләргә лаек дип әйтеп булмый кебек. Ник дисезме? Чөнки татар булуыбызга карамастан, үз телебездә чиста, әдәби телдә аралашучылар сирәк. Кызганыч, әлбәттә.



Элмә такталар да бар җирдә дә ике телдә куелмавын күрергә туры килә. Русча язылганнарны татар теленә дә тәрҗемә итсеннәр иде. Яңа гасыр каналыннан атаклы полиглот (күп телләр белүче) Дмитрий Петров милләтебезгә генә хас һәр авазны (ң, ә, ү, һ) дөрес итеп башка милләттәгеләргә генә түгел, татар кешеләренә дә өйрәтә. Мин бер елны аның ярдәмендә һинд телен үзләштерергә теләгән идем, ләкин эшләү дәверендә мөмкинчелек булмады. Күп тел белү – ул белемне үстерә, үз-үзеңә хөрмәт уята.

Районыбызда чыгып килүче “Заман сулышы” газеты да татар телен сагында тора. Каләм тибрәтүчеләрнең шигырьләре, язмалары аша туган телебезнең матурлыгын, көчен тоя алабыз.

Беркөнне балалар бакчасыннан әби белән бабай (яшь күренәләр әле, элеккеге картлар белән чагыштырып булмый, мәсәлән, Нәгимә әбием белән төшкән фотоны карасам, анда аңарга 40, ә миңа 3 яшь булган. Әби хәзерге 70 яшьлекләргә хас кыяфәттә. Тормышлар катлаулы булган шул, пенсия яшенә дә җитмичә, гүр иясе булды ул. Читкә китте уйларым, сүзем бит башка турында иде). Менә шул әби белән бабай оныкларына вата-җимерә татарча “өйрәтәләр”.

Полиглот Дмитрий Петров бер дәресен мәгънәле әйтемнәр аша да өйрәтте. Мин аларны әбиемнән дә ишетә идем, ләкин ул вакытта аңлап бетермәгәнмен. Алар үз яшьтәшләре белән кич утырып оек бәйләгәндә, җеп эрләгәндә еш куллана иделәр, мәсәлән, “Изге урын буш булмый”, “Күл шайтансыз булмый”, “Утсыз төтен булмый”, “Ямансыз яхшы булмый”, “Искесез яңа булмый” кебекләрне Петров та кулланды. Чыннан да, һәрбер әйтемдә күп нәрсәне белү мөмкинлеге бар. Без дә истә тотарга тиештер.


Озын сүзнең кыскасы шул: татар телен иң беренче өйдә ишетеп үсәргә кирәк.

Галия Шакирҗанова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев