Заман сулышы

Телне саклап калу юлы турында лениногорскилыларның фикерләре (халыкара туган тел көне уңаеннан)

Телне саклап калу юллары бармы? Моның өчен кем көрәшергә тиеш? Татар телендә аралашу нигә кими? Бу хакта без лениногорскилылар белән фикер алышырга булдык.


 

Ландыш Мортазина, фармацевт:
-    Минемчә, татар телендә сөйләшүнең кимүе гаиләдәге тәрбиядән тора. Татарлар булып та, үз балаларыбыз белән русча сөйләшәбез. Әти-әнинең үзара русча сөйләшкәнен күреп, баланың теле дә русча ачыла.  Бала бит өйдә ни ишетсә, шуны кабатлый. Хәтта әби-бабайлар да, оныклар русча сөйләшә дип, телләрен вата-җимерә русча сөйләшергә тырышалар. Мин үзем кызым белән татарча гына сөйләшергә тырышсам да, әтисе русча сөйләшә, чөнки аңа шулай җайлырак. Аларның гаиләсендә күбрәк русча аралашканнар, чөнки күпчелек туганнары Санкт-Петербургтан, Хабаровскидан. Алар белән гел рус телендә сөйләшкәннәр. Гаиләдә туган тел яңгырап тормагач, аны балаларга өйрәтү кыен шул.


Рамил Габитов, чаралар алып баручы, җырчы:
-    Әгәр нәрсә дә булса тормышта кирәк түгел икән, ул кулланылмый да. Тел турында да шулай әйтергә буладыр. Димәк, аны кирәк дип тапмыйлар. Минем максат – фикеремне җинел генә аңлатып бирү, татар телендә сөйләшәм дип, үз-үземә киртәләр ясау кирәк түгел дип саныйм. Чөнки күбесе аңлый торган, гадирәк тел бар. Аннары татар теленең үсеше юк кебек тоела миңа. Бәлки, тирә-якта кешеләр татарча сөйләшсә, мин дә аларга кушылыр идем.


Марсель Зарипов, нефтьче, композитор:
-    Беренчедән, төп гаиләдә татарча сөйләшү юк. Икенчедән, телне саклап калырга теләк тә юк. Өченчедән, монысы инде иң кызганычы, кешеләр үз теленнән, үз милләтеннән оялалар. Әлбәттә, “Мин татар!” дип күкрәккә сугып йөрмәсәң дә, милләтеңнән оялырга кирәкми дип саныйм.


Фәридә Әхмәтшина, өстәмә белем бирү укытучысы:
-    Иң беренче, әлбәттә, бу гаиләдән килә. Ата-ана өйрәтмәсә, балалар телне саклап кала алмый. Аннары татар газет-журналларын, китапларны укучылар да сирәгәйде. Татар теле авыр тел, рус теле бәлкем җиңелрәктер дә. Ләкин шуны әйтәсем килә. Авылдан чыккан халык та нигәдер русча сөйләшергә тырыша, беләме, юкмы, балаларын да шулай өйрәтә. Ә бит белер-белмәс телдә аралашканчы, үзеңнең туган телдә сөйләшсәң, балалары да күпкә белемлерәк булыр иде. Бу дөресрәк булыр иде минемчә, һәрхәлдә, без шулай яшәдек.

Реклама

 

Сорашты: Гөлназ Хәйретдинова

Фикерләр кыскартылды.  Тулысынча "Заман сулышы"ның җомга 21 февраль санында укыгыз.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: