Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Тере килеш утта янган сабыйларны сагынып..." Роберт Миңннуллин каләме дә читтә калмады

Бу фаҗига барыбызның да күңеленә тиде - битараф кеше юктыр. Нечкә күңелле Роберт абый Миңнуллин да "Язмый булдыра алмадым" дип шигъри юллар язган. Алар йөрәкне телә. Ут эчендә. (Кемеровода 41 бала утта янып үлде) Ни көннәргә калды бит ил, Төштек бит ни көннәргә? Шушындый авыр чакларда Таяныйк соң кемнәргә? "Ни...

Бу фаҗига барыбызның да күңеленә тиде - битараф кеше юктыр. Нечкә күңелле Роберт абый Миңнуллин да "Язмый булдыра алмадым" дип шигъри юллар язган. Алар йөрәкне телә.

Ут эчендә.

(Кемеровода 41 бала утта янып үлде)

Ни көннәргә калды бит ил,

Төштек бит ни көннәргә?

Шушындый авыр чакларда

Таяныйк соң кемнәргә?

"Ни эшләргә?", "Кем гаепле?"

Бу сораулар мәңгелек...

Ник югалды җаваплылык?

Кая китте гамьлелек?

Сәбәпләр табарга була

Йә болай, йә тегеләй...

Ә монда янгын...

Сабыйлар

Утта яна тереләй!

Сабыйлар яна ялкында,

Сабыйлар - ут эчендә...

Аларны беркем коткармый...

Елыйм шуның өчен дә.

Минем күз яшьләре генә

Сүндермәс шул ул утны...

Нигә безнең илнең күге

Гел караңгы, болытлы?

Кем гаепле бу хәлләргә?

Бу кемнәрнең ялгышы?

Аларга да бер төшәчәк

Сабыйларның каргышы...

Гаеплеләр җәзаларын

Барыбер алачаклар!

Бу дөньяда янмасалар,

Тәмугта алачаклар!

Мин үзем дә ут эчендә,

Утырамын сызланып...

Тере килеш утта янган

Сабыйларны кызганып...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев