Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тешләрне ничек карарга, Лениногорск табибы киңәше

Тешләрне кеше организымының көзгесе дип саный, шәһәребез стомотология поликлиникасы мөдире Лилия Мәҗит кызы Гыйрфанова. Әңгәмә барышында аларны карап, тиешле вакытта табибка күренеп тору бик мөһим булуын ассызыклады һәм лениногорскилыларга кайбер киңәшләрен бирде. - Лилия Мәҗитовна, тешләрне кеше оргнизымының көзгесе дидегез, ул нәрсәне аңлата? - Дөрес тукланмау, теге яисә бу авыру...

Тешләрне кеше организымының көзгесе дип саный, шәһәребез стомотология поликлиникасы мөдире Лилия Мәҗит кызы Гыйрфанова. Әңгәмә барышында аларны карап, тиешле вакытта табибка күренеп тору бик мөһим булуын ассызыклады һәм лениногорскилыларга кайбер киңәшләрен бирде.

- Лилия Мәҗитовна, тешләрне кеше оргнизымының көзгесе дидегез, ул нәрсәне аңлата?

- Дөрес тукланмау, теге яисә бу авыру билгеләре булу тешләргә нык тәэсир итә. Шулай ук нәселдәнлек факторы да зур роль уйный. Мәсәлән, әни кешенең тешләре начар яки сарырак төстә икән, ул балага да күчәргә мөмкин. Тешләре турында нык кайгыртучыларга теш табибына елына бер тапкыр- мәҗбүри, ике тапкыр күренсәң дә яхшы, дибез. Тешең борчый икән, аны кичекмәстән дәваларга кирәк, чөнки ул - инфекция чыганагы булып тора һәм башка тешләргә дә таралырга мөмкин. Ә теш сызлау ашказыны, хәтта йөрәк авыруына китерергә мөмкин. Шуңа күрә тешләргә "бармак аша карау" ярамый.

-​ Тешне дөрес итеп чистарту турында сөйләгез әле

Хәзер теш чистарту пастасын сайлап алу мөмкинлеге зур. Алар һәрберсе үзенчә яхшы һәм әйбәт. Һәркем үзенә ошаганын, арзанракны, яки кыйммәтрәкне сайлый ала. Хикмәт анда түгел, ә дөрес һәм яхшы итеп чистартуда. Бу эшне ашыгып эшләргә кирәкми, кимендә, тешне 3 минут чистартырга кирәк. Теш щеткасын ешрак алыштырып торырга, табигый материаллардан ясалганы тагын да яхшырак.Чистартканда өстән аска таба йөртергә, теш арасындагы ярыкларга аеруча игътибар итәргә, нәкъ шушы урыннарда ризык калдыклары туплана да инде. Авызны чайкаганда, бүлмә температурасындагы судан файдалану кирәк.

-​ Конфет күп ашама, тешең чери, диләр, дөресме?

-​ Татлы һәм камыр ризыклары тешләрнең тиз бозылуына китерә. Шунлыктан ашау арасында андый ризыклар кулланмаска кирәк, алма, кишер кебек чи җиләк-җимеш яки яшелчә ашап кую яхшырак. Күбрәк алма, суган, сарымсакка өстенлек бирергә, алар тешләр өчен файдалы. Каты, тупас азыкның да теш өчен файдасы зур. Андый ризык чәйнәү аппаратын, тешләрне, казналарны, мускулларны ныгыта. Төрле температурадагы ризыкларны бер-бер артлы куллану да зарарлы. Мәсәлән, кайнар чәйдән соң соң туңдырма ашарга ярамый, югыйсә теш эмаленең зарарлануы ихтимал. Соңгы арада теш сызлаудан интегүчеләр бик күп. Һәр ике баланың берсендә кариес. 35-40 яшьләрдәгеләрнең тешләре тагын да мөшкеллерәк.

-​ Газет укучыларыбызга киңәшләргез:

- Һәр кешенең үз щеткасы булырга тиеш һәм тешеңне көненә ике тапкыр чистарт;

-Чистартуны дөрес итеп башкар;

- Көненә бер тапкыр булса да тешләрне флосс (тешләр өчен махсу җепләр) белән чистарт;

-Тешказыгыч куллан (беркайчан да тешеңне энә яисә шпилька белән казыма);

-Татлы ризыкларны дөрес аша;

-Һәрбер ашаган артыннан тешеңне су яки теш эликсиры белән чайка;

-Күбрәк яшелчәләр ашарга тырыш;

-Елына ике тапкыр теш табибына күрен;

-Сәламәт тормыш яшәү рәвешен алып бар

Әңгәмәдәш: Зилә Мөдәррисова

Туларак "Заман сулышы"ныж ьомга саныннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев