Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әтиләр турында бик мәгънәле шигырь

Исән булсаң ӘТИ... Исән булсаң ӘТИ, хәлең сорап, Башың сыйпар идем үрелеп. Чал чәчеңнең һәр бөртеге саен Башым ияр идем мин элек. Исән булсаң,чүгеп яннарыңа Киңәш сорар идем тагын да. Кулларыңны битләремә куеп, Үксеп елар идем яныңда. Исән булсаң, йөргэн сукмагыңнан Ятып үбәр идем эзлэрен. Кылган һәрбер ялгыш гамәлемә Гафу...

Исән булсаң ӘТИ...
Исән булсаң ӘТИ, хәлең сорап,
Башың сыйпар идем үрелеп.
Чал чәчеңнең һәр бөртеге саен
Башым ияр идем мин элек.
Исән булсаң,чүгеп яннарыңа
Киңәш сорар идем тагын да.
Кулларыңны битләремә куеп,
Үксеп елар идем яныңда.
Исән булсаң, йөргэн сукмагыңнан
Ятып үбәр идем эзлэрен.
Кылган һәрбер ялгыш гамәлемә
Гафу сорар идем тезләнеп.
Исән бит син ӘТИ,яшисең син
Хыялымда, минем җанымда.
Мөмкин булса әгәр, җырларымнан
Һәйкэл кояр идем мин сиңа!!!
САЛИХА ГАЯЗОВА
http://vk.com/serle_sandyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

11

2

7

2

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев