Заман сулышы

“Тимер ат”лы булу гына җитми

Шәһәребез урамнарында юл һәлакәтен киметү максатыннан күп нәрсәләр эшләнә, җәяүлеләр өчен сызылган полосалар яңартылды, камералар урнаштырылды, юл инспекциясе хезмәткәрләре дә адым саен. Әмма моның нәтиҗәсе генә күренми. Атна саен юл һәлакәте теркәлә. 2012 ел, бигрәк тә җәй ае аварияләргә бай булды. Җиде ай эчендә шәһәр һәм районда Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан...

Шәһәребез урамнарында юл һәлакәтен киметү максатыннан күп нәрсәләр эшләнә, җәяүлеләр өчен сызылган полосалар яңартылды, камералар урнаштырылды, юл инспекциясе хезмәткәрләре дә адым саен. Әмма моның нәтиҗәсе генә күренми. Атна саен юл һәлакәте теркәлә.


2012 ел, бигрәк тә җәй ае аварияләргә бай булды. Җиде ай эчендә шәһәр һәм районда Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан 47 юл һәлакте, 9 үлем һәм 59 яралану ачыкланган.
Юл һәлакәтләренең иң популяр төре булып әлеге дә баягы мотоцикл яки скутерда махсус шлемсыз йөрү санала. Быел Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан тәүлегенә унга якын шундый төр тәртип бозу очрагы ачыкланган.
Быел республика юлларындагы аварияләрдә унөчләп бала гомере белән хушлашкан. Сәбәбе - автосалонда балалар өчен махсус утыру җайланмалары, кресло булмау һәм куркынычсызлык каешын эләктермәү.
Юл һәлакәтендә таксистларның да өлеше бар. Аларның җилдәй җитез очуы куркыныч тудыра. Әле күптән түгел бер такси Шашин урамында коляска төртеп юл аша чыгучы бер хатын-кызны чак кына бәреп китмәде. Зебра аша чыкканда, әллә каян килеп чыккан такси каршындагы җәяүлене "капотына утыртмас" өчен ачы тавышлар чыгарып машинаны туктатырга тырышты. Барып чыкмаячагын белгәч, кисәк кенә юлның каршы як полосасына чыгып, "ыжгыртып" китеп барды. Ә мескен ханым юлны ничек чыкканын да сизми калды бугай. Юл кырыенда әле юлга, әле узып киткән таксига карап, ни булганын аңларга тырышты. Ярый, исән-сау калды. Ә шунда бәрдергән булса яисә каршы якка чыгып, үзе машина өстенә керсә.
Юл фаҗигаләрен киметү максатыннан камералар куйган булдылар. Ә машина йөртүчеләр радар белән "коралланды". Тик барыбер файдасы булырга тиеш. Ул камераларны, минемчә, тизлек киметергә тиешле урынга куялар бит инде. Машина йөртүче телиме-теләмиме, радары "пипелдәгәч" тизлекне киметергә мәҗбүр була. Тик камера куелган араны узгач, янә куа башлыйлар. 1 - 2 атна элек кенә Әлмәт - Бөгелмә - Лениногорск юл чатында җиңел машина белән "сөзешкән" "КамАЗ" моның ачык дәлиле. Яисә Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт трассасында булган аварияне генә алыйк. 37 яшьлек "ВАЗ-2113" автомобилен йөртүче югары тизлек белән барганда, радары прибор турында хәбәр итә. Машина хуҗасы тормозга басып, туктатмакчы була. Яңгырлы юлда туктый алмыйча, каршы як полосага чыгып, юл кырыендагы билге һәм камера урнашкан баганага килеп керә. Өстәвенә, каршы килүче ике машина белән "үбешергә" дә өлгерә. Нәтиҗәдә, гаепле шофер яраланып хастаханәгә эләгә, ә пассажир авыр тән җәрәхәтләре алып гомере белән хушлаша.
Дөрес, юл тәртипсезлекләрен ЮХИДИ хезмәткәрләренә һәм түрәләргә генә сылтау да дөрес булмас. Аянычлы хәлләрнең сәбәбе автомобиль йөртүчеләргә бәйле. Куркынычсызлык каешын эләктермәү, балалар өчен махсус кресло булмау, тизлекне арттыруга һәвәслек, тиеш урында туктамау, җәяүле сукмагына төкереп бирү, исерек килеш руль артына утыру, төннәрен машина һәм скутерда узышу кебек тәртипсезлекләр җитәрлек әле бездә. Өстәвенә, елдан-ел "тимер ат"лылар саны арта тора. Статистика мәгълүматлары буенча, Россиядә 35 миллионга якын машина санала. Алар янына укымый гына права сатып алучыларны да кушсаң, фаҗигаләр санының арту ихтималы күбәя. Укымый гына права алучылар дигәннән, аның укып алган кайберләреннән дә әллә ни көтеп булмый. Бәлки, права алырга укыр алдыннан медицина комиссиясе үткәндә үк аларның кайберләрен "сөрергә" кирәктер. Эшкә киткәндә утын сүндерергә онытучылар, син биргән сорауга фикерен туплап җавап бирә белмәүчеләр дә утыра бит хәзер руль артына. Кеше оныта, игътибарсыз икән, миңа калса, аңа машина ышанып тапшырырга һич тә ярамый. Ә бездә эте дә, бете дә машинада чаба.
Юллар вәзгыятендә штраф күләмен арттыру да, "лежачий полицейский" кую да, камералар урнаштыру да көтелгән нәтиҗәне бирмәде дисәм дә, ялгыш булмастыр, мөгаен. Бәлки, юл-транспорт системасына үзгәрешләр кертү, юл һәлакәтен киметүче башка берәр төрле чаралар күрү кирәктер. Әмма нинди чара күрергә? Шул уңайдан, газет укучыларга һәм машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итәсем килә: бәлки, сездә тәкъдимнәр бардыр. Юл-транспорт мәсьәләсенә үзегезнең карашыгызны, фикерләрегезне белдереп, редакциягә җибәрсәгез иде. Актуаль проблеманы бергәләшеп хәл итсәк, бәлки файдасы булыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: