Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәш мәктәбенең элеккеге директоры иртәгә юбилеен билгеләп үтә

Хәлил Хуҗа улы Шәрипов... Бу исем Тимәш урта мәктәбе белән тыгыз бәйләнгән. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланып үскән егет, мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының тарих һәм филология факультетына укырга керә. Уку дәверендә үзен бик актив һәм җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче студент буларак күрсәтә, уку йортын уңышлы гына тәмамлый. Югары белемле...

Хәлил Хуҗа улы Шәрипов... Бу исем Тимәш урта мәктәбе белән тыгыз бәйләнгән.
Кечкенәдән укытучы булырга хыялланып үскән егет, мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының тарих һәм филология факультетына укырга керә. Уку дәверендә үзен бик актив һәм җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче студент буларак күрсәтә, уку йортын уңышлы гына тәмамлый. Югары белемле яшь белгеч үзенең туган якларына кайта. Аны Сарабиккол авылының сигезьеллык мәктәбенә укытырга җибәрәләр. Яңа көч туплап кайткан тарих укытучысын укучылар бик җылы кабул итәләр, ул үзе дә хезмәтен яратып башкара. Язмыш җилләре аның хезмәт юлын Мичурин мәктәбе белән дә бәйли. Тырыш укытучының оештыру сәләтен күреп, аны мәктәпнең директор вазифасына тәкъдим итәләр. Яшь директор үзенең эшен оста итеп башкара һәм 1973 елда аңа тырыш хезмәте өчен "ТАССР Мәгариф Министрлыгының Социалистик ярышлар җиңүчесе" дигән билге бирелә.
1997 елда Хәлил Хуҗиевичка Тимәш мәктәбенә директор булырга тәкъдим итәләр. Үзе укыган мәктәп, авылдашлар... Ул җитәкчелек иткән чорда Тимәш мәктәбе "Сәламәтлеккә ярдәм итүче бакыр һәм көмеш дәрәҗәдәге мәктәп" статусына ия була. 2006 елда "Мәгариф" милли проекты буенча грант отты: һәр - ноутбук, кабинетлар проектор белән тәэмин ителде. Мәктәпкә яхшы капиталь ремонт ясалды, матди-техник базаны ныгыту буенча күп эшләде.
Арада республиканың "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" билгесе, "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" исеме бирелү аның данлы хезмәт юлын раслый.
Бүген Хәлил Хуҗиевич - лаеклы ялда. Тормыш иптәше Нурия ханым белән матур гына тормыш итәләр. Уллары Рөстәм дә әтисенең зур таянычы булып тора. 12 мартта аның күркәм юбилее - 70 яшь тула. Без аңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якын кешеләренең җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүен телибез.
Тимәш мәктәбе укытучылар коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев