Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәшлеләр үзара салымны юллар ясатуга тотарга дип референдумга килде

Тимәш авыл җирлегендә ике сайлау участогы эшли. Мәдәният йортының ике ягыннан ике участокка керәләр. 1836нчы сайлау участогында 847 кеше, 1837нче сайлау участогында 1 мең 180 кеше исәпләнә.

 

Тимәш авылында референдумга тавыш бирергә халык актив килгән. Көндезге сәгать 11гә тавыш бирүчеләрнең яртысыннан артыгы үз тавышын биргән иде инде.

Тимәш авыл башлыгы Рафаэль Сираев әйтүенчә, элегрәк үзара салымны зиратлар төзекләндерергә, авыл эчендәге күперләрне ясатырга тотканнар. Соңгы елда башка юнәлешкә күчкәннәр:  юллар ясала. 
-    Үзара салым бик ярдәм итә. Узган ел Октябрьская урамының бер өлешенә асфальт салдык. Авыл эчендәге юлларны ясау эше дәвам итәчәк киләчәктә дә, - ди Рафаэль Сираев.


Үзара салым акчасын 100 сум итеп билгеләгәннәр. Николай Кузьмин Тимәштә яши, ТСЖ җәмгыятендә сантехник булып эшли.
-    Без гаиләдә дүрт кеше. Дүртебез дә үзара салым түлибез. Авыл төзеклеге өчен бит инде ул. Акча кызганып торырга түгел, - ди ул.

Розалия Мостафина 

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X