Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Трактор йөртүче ферма хезмәткәрен таптаткан

Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

 

Татарстан буенча Тикшерү идарәсе 37 яшьлек иргә карата «Саксызлык аркасында үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 26 октябрьдә Алексеевски районында фермада эшчеләргә салам түкләрен саклагычка күчерергә кушылган булган. Әмма бу вакытта трактор йөртүче башка эш кушылганлыктан китеп барган.

Терлекче булып эшләүче, машина йөртү хокукы булмаган килеш, трактор руленә утырган һәм салам ташый башлаган. Печән түге каплаганлыктан ул трактор алдында ни барлыгын күрә алмаган, ара-тирә кабинадан гәүдәсен чыгарып үрелеп караган. Тик  ул 53 яшьлек хатын-кызны күрмәгән һәм бәрдергән. Алган тән җәрәхәтләреннән хатын шунда ук үлгән.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

https://vatantat.ru/2021/10/66711/

 http://baltaci.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев