Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Трамп Америка Президенты итеп сайланды

Россия Президенты Владимир Путин Дональд Трампка, аның Америка Кушма Штатлары Президентын сайлауларда җиңүе уңаеннан, котлау телеграммасы җибәрде. Бу хакта Мәскәү Кремле сайты хәбәр итә. Путин телеграммада "Россия белән Америка мөнәсәбәтләрен кризис хәленнән чыгару, шулай ук халыкара көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итү һәм глобаль куркынычсызлык каршылыкларына нәтиҗәле җавап эзләү" буенча...

Россия Президенты Владимир Путин Дональд Трампка, аның Америка Кушма Штатлары Президентын сайлауларда җиңүе уңаеннан, котлау телеграммасы җибәрде. Бу хакта Мәскәү Кремле сайты хәбәр итә.

Путин телеграммада "Россия белән Америка мөнәсәбәтләрен кризис хәленнән чыгару, шулай ук халыкара көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итү һәм глобаль куркынычсызлык каршылыкларына нәтиҗәле җавап эзләү" буенча уртак эшкә өмет белдерде.

Мәскәү белән Вашингтон арасында тигез хокук, үзара хөрмәт принципларында булган һәм бер-берсенең позицияләре чынлыкта исәпкә алынган конструктив диалог урнашырга тиеш, дип саный Россия дәүләте башлыгы. Болар барысы да, Путин фикеренчә, ике ил халкы һәм бөтен дөнья бергәлеге мәнфәгатьләренә җавап бирә.

Путин Трампка АКШ башлыгы буларак җаваплы эшчәнлегендә уңышлар теләде.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев