Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“ТРАНСПОРТ САЛЫМЫНА ТАШЛАМА БАРМЫ?”

Транспорт салымы буенча кемнәргә ташлама бар икән? Ул салым федераль саналамы яки үзең яшәгән төбәктә каламы?

Илгиз, Казан.

 Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 5 нче район¬ара инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир ШӘЙДУЛЛИН:

— I һәм II төркем инвалидлары бер транспорт чарасыннан азат ителә. Әмма искәрмә бар: аның егәрлеге 100 ат көченнән артмаска тиеш (сугыш инвалидлары очрагында егәрлек — 110 ат көче).

Әгәр инвалид исеменә берничә машина теркәлсә, ул берсеннән генә азат ителә. Шундый сорау туа: транспорт егәрлеге 100 ат көченнән артса, мәсәлән, 117 булса, 17 ат көче өчен генә түлисеме, диләр. Юк, андый чигерү каралмаган. Бу очракта 117 ат көче өчен дә түләргә туры киләчәк. Бу 100 ат көченә кадәрге техникага гына кагыла. Транспорт салымы — төбәкләр карамагында, ягъни ул Татарстанда кала.

 ТАТАРСТАНДА ТРАНСПОРТ САЛЫМЫ ТАРИФЛАРЫ (физик затлар өчен) Егәрлеге 100 ат көченә кадәр — 1 ат көче өчен 10 сум

100-150 ат көче — 35 сум

150-200 ат көче — 50 сум

200-250 ат көче — 75 сум

https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_8570%2Fall

фото: https://pixabay.com/ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X