Заман сулышы

Туган җиргә мәхәббәт көч бирә

Гаиләдә ир заты балаларын аталарча кайгырту белән, тормыш иптәшенә үзенең гомерлек юлдашы итеп карап, җил-яңгырдан ышыклап яшәгән, ә хатын-кыз - әниләрчә йомшак күңелле, ирне ир иткән дә, җир иткән дә - хатын, дигән мәкальне истән чыгармыйча яшәүче гаиләләргә тирәнтен хөрмәт белән карыйлар. Үзем дә андыйларга сокланып, күз тия күрмәсен бер...

Гаиләдә ир заты балаларын аталарча кайгырту белән, тормыш иптәшенә үзенең гомерлек юлдашы итеп карап, җил-яңгырдан ышыклап яшәгән, ә хатын-кыз - әниләрчә йомшак күңелле, ирне ир иткән дә, җир иткән дә - хатын, дигән мәкальне истән чыгармыйча яшәүче гаиләләргә тирәнтен хөрмәт белән карыйлар. Үзем дә андыйларга сокланып, күз тия күрмәсен бер үк дим. Әнә шундый сыйфатларга хас гаиләләрнең берсе - Керкәле авылында гомер итүче Мөнирә апа белән Рәис абый Җамалетдиновлар турында язасым килә.

Аларның йорт капкасын ачып керүгә, аяклар йомшак хәтфә үләнгә баса. Йортта кош-корт, мал-туар юктыр, дияргә ашыкмагыз. Алар - бар. "Бу якка тавыкларны чыгармыйм. Аларның үз урыннары. Үстерәм әле чирәмне, махсус чапмыйм. Үз матурлыгы белән торсын", дип каршы алды мине Рәис абый.
Алар Мөнирә апа белән 52 нче ел бергә тату гына, бер-берсен аңлап, матур тормыш итәләр. Ике бала - кыз һәм малайга югары белем биреп, укытып олы юлга чыгарганнар, аларның бүген үз тормышлары. Инде өч оныкның да берсе институтны тәмамлап эшли икән. "Аллага шөкер, киленебез, киявебез дә бик әйбәт кешеләр. Оныкларыбыз да тәүфыйклы булып үсте. Аларның балаларын күрсәк иде", ди язмам геройлары. Язсын, Ходай. Күреп, үстерешерсез дә әле. Рәис абый: "Комбайнчыдан шундый тәүфыйклы ул һәм кыз туар икән", дип шаярта. Балалары миһербанлы, акыллы булып үскәннәр икән, әти-әни дөрес тәрбия бирә алган, димәк.
Рәис абый 46 ел буена туган авылында - Керкәледә комбайн штурвалы артында кырларны иңли. "Беренчелекне бирмәде. Район газетының беренче битендә кыр батырлары исемлегендә һәрвакыт алдынгылар рәтендә торды", дип сүзгә кушыла Мөнирә апа. "Туган җирне, авылны ярату көч биргәндер", ди үзе Рәис абый. Ул хәзер дә җир кешесе, тик утырырга күнекмәгән. Җитмешнең өске ягында булсалар да, мал-туар асрап көн күрәләр. Печәнен дә үзе әзерли.Транспорт эзләп йөрми, мотоциклына арба тагып, кирәк җиренә үзе бара. "Бер эскерт булды инде. Безнең әти-бабалар бик авыр елларда да сыерны саклап калырга тырышкан. Ә хәзер хөкүмәт сыерга акча биргәндә, исәнлегең булганда нишләп мал асрамаска әле. Хәрәкәттә - бәрәкәт бит ул", ди Рәис абый.
Әйе, үз гомерендә хәрәкәт җитәрлек булгандыр. 3 ел да 6 ай армия хезмәте үзе генә ни тора! Ул хәрби заводларга корал ташуда катнашкан. Чит илләр - Германия, Монголиягә кадәр барырга туры килгән. Армиядән соң бер ел Бөгелмәдә укыганда, үзен тырыш, белемле итеп күрсәтә. Шулай булмаса, укытучы булып калырга үгетләмәсләр иде, ләкин туган авыл үзенә тарта. Менә шушы ярату аңарда көчле булган, ә хәзер авылда колхоз беткәнгә күңеле әрни. "Ник кенә шулай булгандыр? Заманасына күрә гөрләп торган колхоз иде бит", ди ул, көрсенеп.
Мөнирә апа Актаныш районы Бүләк авылыннан Керкәлегә килен булып төшкән. Озак еллар авылда почта бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләгән. "Пенсиядән соң да 4 ел эшләргә туры килде", ди ул. Мөнирә апага кешегә кирәкле сыйфатларның берсе - сабырлык хас. 30 ел каенана-каената белән бергә яшәүләрен, ә 50 ел Рәис абыйның бертуган абыйсын карап тәрбияләп торуын исәпкә алсаң, нинди олы җанлы кеше икәненә бары соклану хисләре генә туа. Хәзерге яшьләргә үрнәк итеп куярлык.
Алар икесе дә - хезмәт ветераны. Бихисап Мактау кәгазьләре элек тырышып көч куйган хезмәт елларын искә төшереп тора. Рәис абый үз йортын карап торудан тыш, җәмәгать эшләрен дә актив башкара. Өй каршысында урнашкан авыл зиратын карап, төзек тоту, өмә оештыру - аның җилкәсендә. Әлеге изге гамәле ата-бабалар рухына дога булып барачагына шикләнмичә, чын күңеленнән эшли. Көтү чиратын тәртиптә тотуны да эш-гамәлләр дәфтәренә теркәп куясы килә. Моны бит һәркем башкарып чыга алмый, монда теләсә кем белән уртак тел таба алучы җаваплы кеше кирәк. "Аллага шөкер, быел көтүчеләр бар, элек чираттан иде, ә хәзер аерым ялланган кешесе куелган", дип куана. Мөселманнар өчен иң изге көнне - һәр җомга саен мәчеткә бара, җомга намазын калдырмый.
Авылларда Рәис абый кебек шундый олы җанлы, киң күңелле, көченнән килгәннең барысын да эшләргә әзер булган ил агайлары, авыл аксакаллары күбрәк булсын иде, ә яннарында Мөнирә апа кебек сабыр җанлы, шәфкатьле апа-әбиләребез яшәп, бергә матур тормыш итсеннәр иде.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: