Заман сулышы

Укытучы апа

Язмышын сабыйлар, балалар белән бәйләгән, шәкертләренә белем дип аталган илне ачкан, авыр, әмма мактаулы хезмәттән башка яшәвен күз алдына да китерә алмаган кешеләрне укытучы дип атыйлар һәм аңа олысы-кечесе яратып, үз итеп "Апа" дип эндәшә. Әнә, күрәсезме, урамнан ашыга-кабалана, заманында район тоткан данлыклы Иске Шөгер мәктәбенә таба салкынча кышкы бәсле...


Язмышын сабыйлар, балалар белән бәйләгән, шәкертләренә белем дип аталган илне ачкан, авыр, әмма мактаулы хезмәттән башка яшәвен күз алдына да китерә алмаган кешеләрне укытучы дип атыйлар һәм аңа олысы-кечесе яратып, үз итеп "Апа" дип эндәшә.

Әнә, күрәсезме, урамнан ашыга-кабалана, заманында район тоткан данлыклы Иске Шөгер мәктәбенә таба салкынча кышкы бәсле көнгә, иңнәренә кунган күбәләк карга куанып, ягымлы мөгаллимә атлый. Таныдыгызмы? Әйе, ялгышмадыгыз, ул утыз биш язын һәм көзен белем йортында уздырган мәгариф отличнигы, Иске Шөгер мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы - Гөлүсә Вәсим кызы Гыймаева.
Лениногорск ягына сәфәр иткәндә, Керкәлене узгач та уң якта тукталыш бар. Йомыш төшеп, уңга таба менеп, өч чакрым чамасы юл узсаң, тимер юлга бернинди катнашы булмаган Юлтимер дигән салага килеп төртеләсең. Менә шул авылда Вәсим белән Гөлсинә Зәйнетдиновлар гаиләсендә таңнарны бизәп, кичләрне ямьләп берсеннән-берсе чибәр өч кыз - Гөлүсә, Гүзәл, Фәнүсә туа. Вәсим дигәннән, Мәҗнүн Ләйләсен сөйгәндәй, аның яшьли күзе төшә кара озын толымлы сылу кызга. Гөлсинә чиккән ике күгәрчен сурәтләнгән кулъяулыкны - кесәсенә, ә "Көтәм" дигән вәгъдәне йөрәк түренә салып , армиягә китә. Кайтып, солдат киемен элгечкә элүгә, озак та үтми, насыйп ярына өйләнеп куя.
Вәсимнең беренче кызы - чатнап торган Гөлүсәбез үзен белгәннән бирле дөньяда иң кадерле, иң газиз кешесе итеп... әтисен саный! Әни тапкан, баккан, ә электрчы, балта остасы, хәтта кием тегүче дә, өч кызның чәчләрен үреп мәктәпкә озатучы да әти кеше. Юлтимердәге дүрт еллык мәктәпне тәмамлагач, Сугышлыда белем алуны дәвам итә Гөлүсә. Әллә үзенең тырышлыгы, әллә Вәсим абыйның: "Кызым, мөмкинлек юклыктан үзем укытучы абый була алмадым, син тырыш, укытучы һөнәрен сайла!" диюе тәэсир итәме - Сугышлы сигезъеллык мәктәбен бары тик "5"ле билгеләренә тәмамлый. Остазлары, иң гүзәл кешеләр - Сания Морадыймова, Рәзинә Солтанованы бүген дә сагыну катыш хөрмәт белән искә ала ул.
Гөлүсә, яхшы билгеләргә өлгергәнгә, Минзәлә педагогика училищесына имтихансыз барып керә, һәм 1976 елда белем үрләрен уңышлы яулап, кулына кызыл диплом ала. Шул ук елны Лениногорск район мәгариф бүлеге боерыгы нигезендә, Иске Шөгер мәктәбендә үз белгечлеге буенча башлангыч сыйныфта хезмәт юлын башлый.
Бер ел ярымнан соң шулай ук укытучы, кара күзле, шаян сүзле Равил Гыймаев белән матур гына гаилә корып җибәрәләр. Аннан тормышны тагын да мәгънәлерәк, ямьлерәк итеп ике бала - Ләйсән белән Ирекне тәрбияләп үстерәләр.
Укытучы кичә, бүген, иртәгә дә балаларга аң-белем бирүче иң хөрмәтле, иң яраткан кеше. Мин моны Гөлүсә ханымнан да чыгып әйтә алам. Башлангыч сыйныф мөгаллимәсе буларак, ул беренче чиратта, укучыларында туган телгә, тарихына, әти-әнигә җылы мөнәсәбәт аша туган илгә мәхәббәт тәрбияли, китапка ихтирам уята. Моннан тыш авыл, мәктәп, җәмәгать тормышында теләп катнаша. 30 елдан артык татар халык авыз иҗатын җыеп, саклап, тел-әдәбият галимнәренә илтеп тапшыра.
Иске Шөгер Мәдәният йортында "Җомга көн кич белән" клубы эшли. Ана теле мөгаллимәсе Фәридә Хәйретдинова белән Гөлүсә Гыймаева әсәрләрне сәнгатьле итеп тамашачыга җиткерә белә, барлыгың белән сине галиҗәнап шигърият дөньясына алып кереп китә.
Шәкертләре арасында нинди генә һөнәр ияләре юк аның. Җыр сәнгатендә үз юлын тапкан Илсөя Бәдретдинова, Әлмәт театры артисты Наил Кашапов үзләре генә дә ни тора!
Гөлүсә килен булып төшкән йортында 31 ел каенатасы Ризак һәм каенанасы Мәнзүрә белән уртак тел табып, ихтирам күрсәтеп көн иттеләр. Төп йортта әти-әниләренең бәхиллекләрен алып, соңгы юлга озаттылар.
Бүгенгесе көндә Гөлүсә ханым ике оныкның яраткан әбисе, ире Равилнең фикердәше, мәңгелек тормыш юлдашы, әнисе Гөлсинә апаның сердәше, уң кулы.
Хатын-кызның яшен атамыйлар. Ә шулай да аның мәктәп белән өй арасын 35 ел таптаганы һәм 2012 елның 2 гыйнварында гомер "көндәлегенә" зур ике "5"ле куелганын яшермәсәк тә ярар.
Урамнан ашыга-кабалана, заманында район тоткан Иске Шөгер мәктәбенә таба салкынча кышкы бәсле көнгә, иңнәренә кунган күбәләк карга сөенеп, ягымлы Апа атлый. Менә ул мәктәп ишек алдында. Белем йортының ишекләре ачылып, өере белән балалар йөгереп чыгып, яраткан апаларына сарылды. Әлбәттә, әлеге мизгелләрдә башлангыч сыйныф мөгаллимәсе Гөлүсә ханым Гыймаеваның бәхетле, бик бәхетле икәненә беребез дә шикләнми...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: