Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Умарта кортларының ник эче китә һәм быел май балы булырмы?

Салкын яз, әле майда да ябалак-ябалак булып төшкән кар, суык яңгырлар умарта кортларына җиң сызганып эшкә керешергә ирек бирми. Шунлыктан умартачылар быел шифалы май балыннан да коры калырга мөмкин. Бу хакта умартачылар белән сөйләшеп алдык.

«Бал кортларын шөпшәләр талады»

«Шифа мед» фермер хуҗалыгы җитәкчесе Динара Вафина Аксубай, Әлмәт, Сарман районнарында эш алып барулары турында, кортларының ничек кышлаулары турында сөйләде. 

– Сарман районы «роддом» кебек: без анда кортларны үрчетәбез, аннары алар төп ике умарталыкка китә. Аксубайда кортларны юкә, көнбагышка куябыз, рапс булмаган якларга куярга тырышабыз. Без керә торган җирләрдә, Аллаһының рәхмәте белән, рапс чәчмиләр. Әлмәт районында юкә, карабодайга куябыз. 

Быел кышын Аксубай умартачылыгы әз генә зыян күрде, Сарман, Әлмәт умарта оялары 100 процент кышлап чыктылар. Көздән кортларны кышка дөрес хәстәрләп кермәсәң, даруламаган булсаң, кышка җылы итеп әзерләнеп бетмәгән булса, балы, бал икмәге (перга) җитмәсә – начар кышлауның сәбәпләре шул инде...

Умарта кыш буе йоклап ятмый ул, алар яши, туклана, яшәү рәвешләре дәвам итә, очып кына чыкмыйлар. Көздән әзрәк кырылдылар шул кортлар – шөпшәләр каты гына һөҗүм итте, умарталарны таладылар. Бал кортларын ашыйлар, балларын да урлыйлар, бал кортларын күтәреп алып китеп, нәрсәсендер суырыпмы шунда, ашыйлар. Менә шундый хәл күзгә чалынды, үзебез дә тоткаладык инде аларны, ул якта бармак башы кадәр шундый шөпшәләр пәйда булды. Умартаны шактый киметкәннәре сизелә. Аларга умартачылар тозак куя, без алай куеп ятмаган идек шул. Ә бу җәйдә, һичшиксез, тозаклар белән эшләячәкбез.

Көздән һәм яздан анализлар бирәбез бит. Чирләп, ачтан яки туңып үлгән дип түгел, я башлары өзелгән, эчәкләре суырылган, 100 процент таланган дип әйттеләр инде, - ди Динара ханым.

Анализ дигәч, бик кызык булып китте. Күпләп сату өчен эшләүче эшмәкәрләр балны лабораториягә тикшерүгә бирергә тиешләр икән. «Ел да 50-60 исән кортны, 50-60 үле кортны, кәрәзне, балны анализга тапшырабыз, нәрсәләр сатуга чыга – барысы да яз-көз мәҗбүри анализ», – ди ул.

Умартачы ханым бал кортлары белән туклана торган щурка (корташар) исемле кош та зыян китермиме икән, дип шикләнә. «Без әле аны үзебез күргән юк, ләкин ямьсез генә кычкыручы шундый кош бар икән. Аксубайның кыргыйрак җирендә, урман читендә бит безнең умарталык, булырга да мөмкин. Татарстанда ул кош бар дип әйтәләр», - диде.

Бал кортларын авырулардан ничек сакларга?

Бал кортлары авырмасын өчен, умартачы вакытында дарулар кулланырга кирәклеген әйтте.

– Умарта кешегә караганда 3-4 тапкыр ешрак авырый. Варроатоздан (бет басу) башлана, ана корт, бала корт авырулары...Умартаны умартачы гына аңлый: прививка кебек әйбер дә ясала, витаминнар да бирелә. Көзен генә түгел, язын да әремнәр, ислемайлар куясың. Ул дарулар кешегә зыян китерми, 3-4 көн эчендә җилли ул, ис чыккач, вентиляцияне канатлары белән кортлар да ясый. Беткә каршы даруны бал белән бутап әвәлибез дә, пакетка салып, ояга куябыз. Әле тагын ислемайлар белән тампоннар да әзерлибез. Ул чирләргә каршы бик кирәк. Кайбер вак бөҗәкләр ылыс, пихта, май исләрен яратмый.

Хәзерге заманда балавызга сеңә торган көчле препаратлар да бар. Алар анализда да күренергә мөмкин, андый балны сатарга ярамый булып чыга, ул агулы бал дип атала, шуңа күрә препаратлар белән дә бик сак булырга кирәк.

Хәзер кырларны, рапсны да эшкәртәләр. Әгәр дә умарта корты агуланган рапслы басудан нектар җыеп кайтса, кире кайтып агызгач, икенче кортка бирә, ул күчереп сала, шул процесс барганда, 5-6 сәгать эчендә умарта үлеп китәргә мөмкин. Шул агу балга да кереп саклана, - дип искәртте Динара Вафина.

Умарта корты олы йомышын кайчан үти?

Бал кортлары өчен иң кулае – кыш кыш төсле булып, язның да вакытында килүе. Кыш артык җылы килсә, алар чыгарга ашкыналар. Артык салкын килсә дә, начар, чөнки туңа башлый һәм балны да күп ашыйлар икән. Кышка куелган баллары салкында тиз бетә, шуңа күрә алтын урталыктагы кыш хәерле.

Язын корт өеннән чыгарылган кортларның беренче эше – эчен бушату. Умартачылык белән шөгыльләнүче әниемнең бик тә сөенеп, «кар өсте тутырык кәкәйләре, иии, рәхәтләнеп бушандылар» дигән сүзләренә башта гаҗәпсенгән идем. Баксаң, кыш буе олы йомышларын үтәми икән бит алар. Менә монысы яңалык иде минем өчен. Кышка дип берничә айга кереп урнаш та, яз җиткәнен көтеп ят инде син! Түземлелек, пөхтәлек эталоны булырлык җан ияләре!

– Быел корт өеннән чыгару соңракка калынды шул. Көннәр салкын торгач, узган елга караганда, бер атнага соңрак чыгардык, эчләре тулган иде. Чыгуга, тагын җылы кояшлы көннәр булмый торды, 1-2 көн умарта өендә торырга туры килде. Аннары ике көннән кояш чыккач, бөтен кар өстен тутырып, олы йомышларын үтәделәр, менә шуннан хәл кереп китте аларга.

Җылы кыш бик файдага булмады инде. Аларга суык булмасын дип, суык кышка әзерләдек, кырыйларына да, өсләренә дә җылы маталар куйган идек. Кыш җылы булгач, эссерәк, тынчурак булган, күрәсең, эч китү, нозематоз дигән чир шул җылы кышныкыдыр дип фаразладык. Нозематозга каршы дару алып, шуны болгатып бирдек, хәзер тернәкләнделәр. Талга очалар менә, акациягә очарга җыеналар. Май балы булырмы – нәрсә күрсәтер, һава торышына карый инде, - дип уртаклашты Тукай районыннан һәвәскәр умартачылар Кифая һәм Фәрит Гаттаровалар.

«Бу салкыннар белән май балы булмый»

Әле бу сезонда бал булу-булмавын фаразлау иртәрәк булса да, май ае әллә ни бал уңышы белән куандырмас ахрысы дип нәтиҗә ясарга була икән.

– Бу салкыннар белән май балы булмый да булмый инде. Я яңгыр, я кар, я салкын, әле кар явып кына үтте. Май балын алу, гомумән, бик авыр. Биш ел эчендә былтыр беренче тапкыр май балы булды, анысы да көчле умарталардан гына, уртача хәлдәге умарталар май балына көч җыя алмады. Былтыр яз иртә килде, һава торышы да шәп булды.

Май балы бик кыйммәтле санала, аның литрын 1 мең сумнан саталар хәтта. Ә, гомумән, балның бәясе ун ел буе бертөсле тора, үзгәрми. Артса, умартачылар өчен әйбәт булыр иде, чөнки агач, тимер, ягулык та кыйммәтләнде. Умарта пакетлары бәяләре дә артты, кемнәрнең ана кортлары чыкмаган икән, алар яңадан сатып ала дигән сүз. Корт пакеты узган елда 3,5 мең булса, быел 4-4,5 мең сум. Әле рамасы, кәрәзе кирәк. Бал бәясе артырга тиеш инде.

«Татарстан балы» брендын юкка чыгарып киләләр, ләкин киләчәктә татар балы дигән брендны яңартырга исәп бар. Безнең Татарстан балы кайбер төбәкләргә караганда да әйбәтрәк әле. Кызганыч, умартачылар да кими бит хәзер. Мин белгән умартачылар умартачылык эшеннән баш тартты, чөнки анализлар ясау, ярминкәгә чыгар өчен акча кирәк. Басуларны агулау аркасында да баш тарталар. Алар белән ачуланышуның мәгънәсе юк, килешеп кенә эшләп була. Аграрийлар, басуларны агулау алдыннан өч көн алдан безне кисәтергә тиеш, ул очракта без умартаны икенче җиргә күчереп торабыз. Өч километр радиус булу шарт, кортлар очып барып җитә алмаслык булырга тиеш, - дип сөйләде Динара Вафина.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/umarta-kortlarynyn-nik-ece-kita-ham-ni-ocen-byel-mai-baly-bulmayacak-5852962

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: умарта пчелы мед бал мед