Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урманнарда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен штрафның 10 тапкыр артуын искәрттеләр

Җәй башыннан бөтен Россия буенча урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме арттырылды. Татарстанда яшәүчеләр ел башыннан бирле барлыгы 120 мең сум күләмендә штрафка тартылган. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казанда узган брифингта хәбәр итте.

«Федераль закон нигезендә, 8 июньнән штрафлар күләме артты. Хәзер янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гражданнарга «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы»ның 8.32 маддәсе нигезендә 15-30 мең сум күләмендә административ штраф салынырга мөмкин. Үзгәрешләр керткәнче штраф күләме 1,5 меңнән 3 мең сумга кадәр тәшкил итте. Вазифаи затлар өчен штраф күләме хәзер 30 меңнән 50 меңгә кадәр артты, үзгәрешләр керткәнче штраф 10 меңнән 20 мең сумга кадәр иде, юридик затлар өчен хәзер административ җәза 100 меңнән 400 мең сумга кадәр, үзгәрешләр кертелгәнче бу штраф 50 меңнән 200 мең сумга кадәр исәпләнде», – диде ул.

Министр хәбәр иткәнчә, 2022 елда республикада әлегә урман янгыннары булмаган. Әмма ел башыннан бирле 407 термик нокта һәм урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 8,6 гектар мәйданда 281 янгын очрагы теркәлгән.

Кузюров ассызыклаганча, әгәр гражданин урман янгынына сәбәпче булса һәм шул рәвешле урманнарга зыян китерсә, аны җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр (РФ Җинаять Кодексының 261 маддәсе буенча). Бүгенге көндә төбәктә мондый җинаять эшләре кузгатылмаган.

https://tatar-inform.tatar/news/urmannarda-kurkynycsyzlyk-kagyidalaren-bozgan-ocen-strafnyn-10-tapkyr-artuyn-iskarttelar-5858781

Рамия Гарифуллинадан табигать рәсеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X