Заман сулышы

Урмансыз яшәү юк

Табигать - тиңсез хәзинә. Моның шулай булуын районыбыз территориясендә 52 мең 837 гектар мәйданны биләп торучы урман дәлилли. Тиздән урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәк. "Лениногорск урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең көн сулышы турында аның җитәкчесе Салих Хөсәен улы Фазлирахманов белән сөйләштек. - 2010 елда булган...

Табигать - тиңсез хәзинә. Моның шулай булуын районыбыз территориясендә 52 мең 837 гектар мәйданны биләп торучы урман дәлилли. Тиздән урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәк. "Лениногорск урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең көн сулышы турында аның җитәкчесе Салих Хөсәен улы Фазлирахманов белән сөйләштек.


- 2010 елда булган корылык нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннар урман хуҗалыгы өчен зур бәла-казага әйләнгән иде. Аннан аермалы буларак, узган һәм быелгы елларда урманда бер генә янгын чыгу очрагы да теркәлмәде. Безнең өчен бу мөһим күрсәткеч, - диде ул, хәлнең тотрыклы булуына басым ясап.
Урманчылар агач утырту буенча ел саен күләмле эш башкара. Әйтик, быел 75 гектар мәйданда имән, чыршы, нарат агачы үсентеләре утыртылган. Үсентеләрне үзләренең Шөгер питомнигыннан алып килгәннәр.
Былтыр "Лениногорск урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе территориясендә III типтагы янгын-химик станциясе эшли башлаган иде. Ул Татарстанның көньяк -көнчыгыш регионнарында чыккан янгыннарны сүндерү өчен хезмәт итә.
- Мондый станцияләр дәүләт программасы нигезендә ачыла. Алар безнең төбәктәге дистәдән артык районның "Урман хуҗалыгы территориясен" колачлап, эре янгын чыга калса, аларга да ярдәм итәчәк, - ди Салих Хөсәенович.
Станция махсус техника, янгын сүндерү чаралары, элемтә һәм башка төр җиһаз белән тәэмин ителгән. Янгын чыга калса, Лениногорск янгын сүндерүчеләре тиз арада билгеләнгән урынга килеп җитәргә тиеш. Республикада бүген мондый станцияләр дүртәү - бездә, Сабада, Биектау һәм Кайбычта.
Транспорт белән проблемалары юк Лениногорск урманчыларының: 100 процент тәэмин ителгәннәр. Узган ел ике берәмлек яңа техника алган булсалар, быел бәйрәм уңаеннан, бер "УАЗ" машинасы тапшырылырга тиеш. Әмма бүген урманчыларны борчый торган кискен проблема бар. Бу - урманнарның чисталыгы. Соңгы вакытта бу хакта дәгъвалар күбәйгән. Урманның, табигатьнең чисталыгы, яшеллеге белән исәпләшмәүчеләр бермә-бер артып тора. Чүп-чарның урыны урманда түгел бит. Ләкин шулай булуга карамастан, барлык чүпне шунда ташыйлар. Еш кына мондый чүплекләр янгын чыгуга китерә.
- Әлбәттә, 52 меңнән артык гектар җирне биләп торучы урманның чисталыгын 25 урманчы гына карап бетерә алмый. Халык бераз җаваплырак булсын, урманнарда чүпләмәсен иде, - ди җитәкче.
Учреждение штатында бүген 45 кеше эшли. 25есенең эше турыдан-туры урман белән бәйле. Араларында күп еллардан бирле әлеге җаваплы хезмәтне башкаручылары да җитәрлек. Җитәкче урынбасары Ралиф Ибраһимов, участок лесничийлары - Альберт Гарипов, Александр Степанов, урман мастерлары Илдар Шәрәфетдинов, Фәрит Мөхәммәтҗанов, Рөстәм Латыйпов, Чәчкә Сафиуллина, урманны саклау һәм яклау буенча инженер Гөлфия Сәлахова - әнә шундыйлардан.
- Алар коллективның тоткасы, - ди җитәкче үз хезмәткәрләре турында.
Урман һәм, гомумән, табигать турында бергәләп кайгыртырга кирәк. Шулай булганда гына аны саклап калуы җиңел булачак.


Бәйрәм белән!

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан, барлык хезмәткәрләрне, урманчы-ветераннарны һөнәри бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйм. Намуслы хезмәтләре өчен пенсионерларга зур рәхмәтемне җиткерәм, коллективка урманның тугры дуслары булып калуларын телим. Гаиләләрегездә тигезлек булсын, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның хөрмәтен тоеп, сәламәтлек белән яшәргә язсын.

Салих Фазлирахманов, "Лениногорск урманчылыгы"

дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе

Теги: урман
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: