Заман сулышы

Ут эчендә янсам да мин, ахыры яшәп туймамдыр...

Танылган татар шагыйре, талантлы рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйров турында лениногорскилылар яхшы беләдер, дип уйлыйм. Чөнки Самара өлкәсенең Иске Фәйзулла авылында туып үскән, әлеге көчле кешенең язмышы үзе дә көтмәгәндә сезнең шәһәрегез белән бәйләнә. Әгәр исән булса, 16 февральдә аңа 75 яшь тулган булыр иде. Тик мәрхәмәтсез үлем 2009 елның...

Танылган татар шагыйре, талантлы рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйров турында лениногорскилылар яхшы беләдер, дип уйлыйм. Чөнки Самара өлкәсенең Иске Фәйзулла авылында туып үскән, әлеге көчле кешенең язмышы үзе дә көтмәгәндә сезнең шәһәрегез белән бәйләнә.


Әгәр исән булса, 16 февральдә аңа 75 яшь тулган булыр иде. Тик мәрхәмәтсез үлем 2009 елның 29 июлендә татарның бөек улын арабыздан алып китте.
Күптән түгел кулыма Гакыйль Сәгыйровның умыртка сөягенә катлаулы операция ясатып, бер хәрәкәтсез түшәктә генә ятарга дучар ителгәнгә кадәр һәм аннан соң да озак еллар дәвамында иҗат ителгән күпсанлы, әле беркайда да басылмаган шигырьләре, публицистик мәкаләләре, хикәяләре, көндәлек кулъязмалары килеп эләкте. Шуларны барлап, бергә туплап, каһарман якташыбызның тормыш һәм иҗат юлы турында бер китап язып, дөньяга чыгарырга хыялланам. Моны күпләр шагыйрь үзе исән чагында, аның җитмеш яшьлеген билгеләп үткәндә сораганнар иде. Тик төрле сәбәпләр аркасында бу эш гел артка кичерелеп торды. Ниһаять, менә быел өлкә "Туган тел" татар җәмгыяте рәисе, танылган эшмәкәребез Ильяс Шәкүров китапны чыгаруда матди ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде. Һәм мин эшкә тотындым.
Шагыйрьнең архив кәгазьләрен актарып утырганда, 1966 елның 3 августы белән тамгаланган көндәлекләр дәфтәренә тап булдым. Бу чакта Гакыйльгә инде 28 яшь тулып, 1952 елда ясалган операциядән соң ундүрт ел вакыт үткән булган. Бер хәрәкәтсез түшәктә яткан якташыбыз каләмен теш арасына кысып, кабат язарга, рәсем ясарга өйрәнгән. Аның шундый пөхтә, матур итеп язылган язмаларына карап хәйранга каласың. Куллары исән чагында язган язу үрнәкләре белән чагыштырганда, болары күпкә төгәлрәк тә төсле әле.
Менә көндәлектәге өметсезлек рухындагы уйланулар әкренләп киләчәккә өмет хисләре белән алышына бара. Моңа 1965 елның 5 маенда "Комсомольская правда" газетасында Ирина Цетинаның "Пламенный карандаш Гакиля" дип аталган язмасы сәбәпче булгандыр, мөгаен. Язма дөнья күргәннән соң, Иске Фәйзулла авылына "Социалистик Татарстан" газетының Нурлаттагы үз хәбәрчесе, яшь шагыйрь Рәшит Зәкиев килеп, аның тормышы, иҗаты белән таныша, республика басмасында аның язмышы турында язма һәм берничә шигырен бастырып чыгара. Шуннан соң Гакыйль янына Татарстаннан бер-бер артлы мәртәбәле кунаклар килә башлый: баштан шагыйрь Гөлшат Зәйнашева, Роберт Әхмәтҗанов, язучы Атилла Расих, аннан соң - Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев Сәгыйровның тормышы, иҗаты белән танышып китәләр. Аларның барсын да әлеге дә баягы Рәшит Зәкиев озатып йөри.
Куйбышев телевидениесе, аннан Татарстанның нефтьчеләр шәһәре Лениногорск телестудиясе журналистлары килеп шагыйрь турында телевизион тапшырулар төшереп китәләр. Аларны Куйбышев, Казан, Мәскәү телевидениеләре дә күрсәткәч, Сәгыйровның тормышы белән кызыксынучылар саны тагын да ишәя төшә. Лениногорск нефтьчеләре килеп, Гакыйль Сәгыйровка телевизор, китап шкафы һәм башка бүләкләр тапшыралар. Боларның барысын да ул чакта Лениногорск телевидениесендә эшләүче олы йөрәкле журналист Луиза Исмәгыйль кызы Әхтәмова оештыра. Соңрак аның тырышлыгы белән нефтьчеләр берничә тапкыр вертолетта очып килеп, шагыйрьне Лениногорск шәһәре хастаханәсенә алып китеп дәвалыйлар. Гакыйль Сәгыйров үзенең бу көндәлегендә нәкъ әнә шушы ярдәмчел, гаҗәеп кешеләр турында сөйли дә инде. Шунысы аянычлы: 2012 елда Луиза Исмәгыйль кызы вафат булган икән. Аның үзен күреп, истәлекләрен ишетү насыйп булмады. Шулай да озак еллар Лениногорск басмаларында журналист булып эшләгән, Гакыйль белән берүк вакытта хастаханәдә дә дәваланган Римма Вәли кызы Фәттахова миңа Луиза ханымның бу турыдагы язмаларын табып бирде, үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Аларны без "Бердәмлек" битләрендә урнаштырырга, булачак китапта кулланырга уйлыйбыз.
Бүген сезгә Гакыйль Сәгыйровның 1966 - 1967 елларда язылган көндәлекләрен тәкъдим итәбез. Алар укучыларыбыз өчен кызыклы да, гыйбрәтле дә булыр дип өметләнәбез.
Көндәлектән өзекләр
21 август, 1966 ел
Куллар, куллар, нигә сез миңа буйсынырга теләмисез?! Мин аларның шулай ничек эшләргә кирәген белмичә аптырашып йөргәннәрен тешем шыгырдатып карап ятканчы, үзем тотып эшләр идем, үзем теләгәнчә эшләр идем, һәм ул күңел шатланырлык эш булыр иде. Әй, куллар! Нигә сез мине шулай хур итәсез, нигә?
23 ноябрь, 1966 ел
Бүген көн минем өчен бик шатлыклы булды - Мәскәүдән педагогтан әйбәт хат алдым. Рәсемнәрем ошаган. Белмим инде тагын кайчан мин аңа рәсемнәр сала алырмын.
Казанның "Яшь Ленинчы" газетасында ике шигырем басылган. Ике данә газета җибәргәннәр һәм газетага язгалап торырга тәкъдим иткәннәр.
Мондый шатлык яңгырына йөрәгем әле күнекмәгән - дулкынланам. Йөрәгем күкрәгемә сыймый башлый, мин тәмам авыруга әверелеп китәм. Берни эшләп булмый. Ачуланып, үзсүзләнеп, бөтен көчемне туплап тотынмасам, берни дә чыкмый - тиз талчыгам, бар нәрсәдән күңел кайта.
30 декабрь, 1966 ел

Хәзер генә әле Лениногорскидан килгән кунаклар китте. Алар миңа телевизор, китап шкафы һәм башка бик күп нәрсәләр бүләк итеп китергәннәр. Телевизорга антенна куйдылар. Яхшы ук түгел, шулай да күрсәтә. Күрсәтмәсә дә, миңа анысы кыйммәт түгел. Барыннан да кыйммәтрәге шул - дөньяда Луиза (Луиза Исмәгыйль кызы Әхтәмова шул чакта телевидениедә эшләгән журналист редактор) кебек алтын йөрәкле кешеләр дә бар икән. Монысы миңа - иң зур шатлык. Луиза - 30 яшьләрендәге, чандыр гына, урта буйлы. Чәче коңгырт. Күзләре шундый саф карашлы. Андый караш балаларда яисә бернинди яшерен уйлары булмаган кешеләрдә генә була торгандыр. Руслар арасында күп йөргәнлектән ана телен бозыбрак сөйли. Шулай да сүзләре шундый йомшак, ягымлы булып ишетеләләр. Чын күңелдән чыккан өчендер инде ул. Үзләре белән докторны да алып килгәннәр. Ул мине карагач та, сиңа дәваланырга кирәк, диде. Мин сине өстәл янында утырган килеш кулың белән язарлык итә алам, ди. Ә калганын алдан әйтә алмыйм, соңыннан күз күрер, ди. Минем өчен бусы да нинди зур шатлык булачак. Шулай да алдагы ул көннәр өчен шатланып куярга иртә әле.

- Мин синең кебекләргә күп ярдәм иттем бит. Ник мин сине алданрак белмәдем икән? - ди Луиза.

- Тугыз ел буена бер дә врачларга күренмәдеңме? - ди ул.

- Юк. Больницадан бөтенләй күңелем кайткан иде инде. Һәм менә ни өчен: Куйбышевта хастаханәдә өченче мәртәбә ятканда бер ара минем хәл бик авыр булды. Шунда бер врач күршемнең соравына каршы: өченче ел безне җәзалый инде дип, кулы белән миңа таба ымлады. Ул сүзләрне кабат ишетмәс өчен, әллә нинди газапка да түзәрсең. Мин бу сүзләрне шушы көнгә кадәр кемгә дә әйткәнем булмады. Ул сүзләр йөрәгемә чын-чынлап хәнҗәр булып кадалганнар. Аларны кузгату миңа бик авыр.

- Юк, биредә алай булмас. Врач үзе алына бит. Биредә сине карамыйча, ул берни дә әйтмәгән иде. Хәзер әнә нәрсә ди? Борчылма, җаным, - дип елмая Луиза.

Киткән чакта ул мине үбеп алды. Бу минем битемә әле иң тәүге мәртәбә хатын-кызларның ирене тию иде. Мин үзем дә белмәстән рәхмәт дип куйдым.

12 сентябрь, 1967 ел

Өченче көн инде мин өйдә. Унында әйләнмә канатлы очкыч (вертолет) белән мине китерделәр. Очкыч тавышы ишетелү белән бар эшен ташлап, халык безнең өй янына йөгерә башлады. Халык шундый күп җыелып өлгергән иде.

Больницадан үзем теләп кайттым. Минем врач та, Луиза да өйдә юк иделәр. Алар булса, мине җибәрмәсләр иде, курорттан кайткач кына кайтырсың әле, дип тордылар.

Үзләре юк вакытта качканым өчен ачуланмасалар ярар иде. Бу ничектер аларны санга сукмаган сыманрак килеп чыкты бит әле. Луиза язып калдырган хатымны алса, минем хәлемне аңламыйча булмас. Әгәр дә мин анда калсам, чынлап үләдер идем. Минем эч ягы бик яман авырта башлады бит. Хәзер барысы да артта калды инде. Итак, мин бүген өченче көн өйдә.

Гакыйль Сәгыйров

Сагындым

Тузган башын селкеп,

Юл буенда үскән

Әремнәргә кадәр сагындым.

Ул җирләргә мин бит чәчеп киттем

Реклама

Шат көннәрен балачагымның...

Акбүз атка менеп,

Кылыч болгый-болгый

Болыннарда йөгереп үткән ул...

Һәрбер көне кызык әкият булып,

Күңелемдә калган бикләнеп.

Чын идеме, күңелемдә генә

Тудырдыммы әллә мин аны.

Һәр адымы могҗизага тулы

Икенче бер матур дөньяны?!

Нурларына, моңнарына манып,

Мине үстергән гүзәл ягымның.

Көзләрендә басуларда очкан

Тузанына хәтле сагындым.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: