Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Венера Ганиева: «Данир белән ваннага көчкә сыйдык»

- Данир Сабировның клибында төшү - пиар өчен эшләнгән әйбер. Хәмдүнә Мөнир Рахмаев клибында төшә, мин - Данирныкында... Миңа калса, клип бик уңышлы килеп чыкты. Сценариен бергәләп уйладык, анда минем идеяләр дә бар. Клипның төп өлеше минем йортымда, калганы - Данирныкында төшерелде. Иң кызык мизгеле - юынып утыруыбыз. Әлбәттә, без...

- Данир Сабировның клибында төшү - пиар өчен эшләнгән әйбер. Хәмдүнә Мөнир Рахмаев клибында төшә, мин - Данирныкында... Миңа калса, клип бик уңышлы килеп чыкты. Сценариен бергәләп уйладык, анда минем идеяләр дә бар. Клипның төп өлеше минем йортымда, калганы - Данирныкында төшерелде. Иң кызык мизгеле - юынып утыруыбыз. Әлбәттә, без анда киенеп утырган, муеннарыбыз гына күренеп тора. Ул ваннага икәүләп көчкә сыйдык әле. Күбекләр җибәреп утыру - минем тәкъдимем булды. ЗАГС өлеше дә кызык. Анда ничә дубль ясаганбыздыр?! Башта ярты сәгать тынычлана алмый көлештек әле. Көлеп туйганнан соң, төшердек. Флешмоб безнең ишек алдында төшерелде, анда минем шәкертләрем дә катнашты. Кыскасы, юмор белән эшләнгән матур клип килеп чыкты, аны төшерүне бер зур бәйрәмгә әйләндердек. Татар эстрадасында әлегә андый клип юк дип әйтә алам. Ә, юк, Салават Миңнеханов матур клиплар төшерә, аның да сюжетлары бик кызыклы килеп чыга, карарга яратам.

"Данир - Венера" клибының рейтингы бик югары булды чыккан вакытында. Казанда узган концертларда ул җырны бергәләп сәхнәдә башкардык. Халык безне дәррәү алкышларга күмде. Димәк, юкка тырышмаганбыз.

Клиптагы йорт сезнеке булгач, димәк ул бик зур. Аның җыештыруда хезмәтчеләр яллыйсызмы? Яллатып эшләтүгә карашыгыз нинди?

- Үзем җыештырам. Күзәтәм: каршыдагы йортка да җыештыручы килә, терәлеп торган күрше йортка да... Ә миңа - юк, мин бит татар хатыны! Үзем җыештыра алмыйм мени? Әлбәттә, көн эчендә бөтен йортны җыештырып бетеп булмый. Бүген, мәсәлән, икенче катта тузан суырттым, 3 бүлмәне ялт итеп куйдым. 1-2 көннән беренче катны җыештырам. Чисталыкны, пөхтәлекне яратам, җыештырмый булмый. Әле бит бакчам да бар. Кыярын, помидорын үстерәм. Ирем булыша, бергәләп эшләве рәхәт. Ә аннары, бу яшьтә хәрәкәт тә кирәк. Эш эшләүдән башка, көн саен иртән гимнастика да ясыйм, җәен велосипедта да йөрим. Хәрәкәт матур формаларны саклап калырга ярдәм итә.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X