Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветераннар “городки” уйный

НГДУ “Лениногорскнефть”ветераннары җыелышып “городки” уены уйнадылар. Җәй бик эссе булганга күрә тренировкалар ясарга мөмкинлек әз булса да, ярышлар җитди төстә барды.

Уеннар башланыр алдыннан,  өлкән яшьтәге спорт сөючеләрне НГДУның ветераннар Советы рәисе Миншакир Нуриев сәламләде, уңышлар теләде: “Сезнең шундый мавыгучан, актив тормышны яратуыгыз белән мин бик горурланам,”- диде ул. Быелгы ярышларда хатын-кызлар командасы да катнашты. Бәйге башланыр алдыннан нефтьче-ветеран Якуп Халиков алар белән мастер-класс үткәрде. Гомумән алганда, бу ярышлар күңелле бер бәйрәм булды. Ветераннар арасында бу төр спорт белән шөгыльләнүчеләр дә бермә-бер артып киткән быел . Бәйгедә, әлбәттә урыннар билгеләнми калмады, ирләр арасында беренче урын Ленар Митрофановта,  Игорь Ванюрихин – икенче, өченче урында –Николай Фадеев һәм Рафаил Баһманов.  Хатын-кызларда Александра Михайлова-беренче, Марина Ольхина-икенче, ә өченче урында-Валентина Гудкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев