Заман сулышы

ВИЧ «тамгалылар» арта

Лениногорск ВИЧ/СПИД таралу буенча республикада III урында тора. ВИЧ «тамгалылар» арту күбрәк оешма-предприятиедә эшләүчеләр арасында күзәтелә икән. Мисал өчен, быел 30-39 яшьлекләр арасында яман чир белән авыручылар саны 46 проценттан артып киткән. Бу узган елдагыдан 1,3 тапкырга күбрәк дигән сүз. Әнә шундый куркыныч саннар китерелде мэриядә башкарма комитет җитәкчесенең социаль...

Лениногорск ВИЧ/СПИД таралу буенча республикада III урында тора. ВИЧ «тамгалылар» арту күбрәк оешма-предприятиедә эшләүчеләр арасында күзәтелә икән. Мисал өчен, быел 30-39 яшьлекләр арасында яман чир белән авыручылар саны 46 проценттан артып киткән.


Бу узган елдагыдан 1,3 тапкырга күбрәк дигән сүз. Әнә шундый куркыныч саннар китерелде мэриядә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк җитәкчелегендә узган ВИЧ-инфекция һәм СПИДка каршы көрәш буенча ведомстводан тыш комиссия утырышында. Анда шәһәребезнең оешма-предприятие, уку йорты җитәкчеләре, полиция һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре катнашты.
Төп доклад белән үзәк район хастаханәсе баш табибының эпидемиологик мәсьәләләр буенча урынбасары Наил Һилалов чыгыш ясады. Аның сүзләреннән аңлашылганча, СПИД китергән фаҗигаләр турында ачынып сөйләргә, аны XX гасыр афәте дип атарга була, әмма ул XXI гасырда да кешелеккә куркыныч тудыра.
Бүген Татарстанда барлыгы 15 меңнән артык кеше ВИЧ «тамгалы». Яман чирнең эшкә яраклы халыкны колачлавы бөтенләй аяныч. Бу уңайдан, оешма-предприятие җитәкчеләре медицина күзәтүе нәтиҗәсе аша гына эшкә алырга һәм алга таба да эшчеләрнең даими медицина тикшерүләрен үтүне контрольдә тотарга тиеш. Ә ВИЧ «учагы» ачыкланганда, аны исәпкә алырга, авыруны тарату җинаять кылу белән бер булуын аңлатырга кирәктер. Тик кайбер очракта бу таләпләр үтәлми, ә ВИЧ/СПИДлы кеше үзе дә бу хакта белмәскә мөмкин. ВИЧ-инфекциясе СПИДка күчеп өлгергәч инде соң була.
Быел райондагы ВИЧ-инфекцияле хатын-кызларның 79 проценты аны җенси юл белән эләктергән. Югыйсә, ВИЧ-инфекцияле авыруы турында хәбәр итмичә башка кешегә йоктырса, ул РФ Җинаять Кодексының 122 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартылырга тиеш. Әмма ВИЧ «тамгалы»ларны бу куркытмый, күрәсең. Чөнки авыру «эләктергән» кеше, ни сәбәпледер, бу хакта дәшми калуны өстенрәк күреп, полициягә гариза язмый. Шул сәбәпле, авыру таратучы иркенләп инфекцияне башкаларга йоктыруын дәвам итә.
Бүгенге көндә ВИЧ/СПИД белән авыручылар саны артуын дәвам итә. Шуңа күрә дә кичекмәстән профилактика чаралары күрү кирәк, диелде киңәшмәдә. Моның өчен хастаханә, полиция, белем бирү учреждениеләре һәм оешма-предприятиеләрнең, массакүләм-мәгълүмат чараларының тыгыз бәйләнештә булуы, әлеге афәт турында аңлату, медицина тикшерүләре һәм төрле профилактик чаралар үткәрү кирәклеге хакында кат-кат әйтелде.

Теги: СПИД
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: