Заман сулышы

WhatsApp кулланучылар өчен 15 майдан функцияләрне чикли башлаячак

Facebook корпорациясенең WhatsApp мессенджеры 15 майдан кулланучыларның бер өлеше өчен функцияләрне чикли башлаячак.

Бу хакта компаниянең мессенджер партнерына юллаган хатына сылтама белән TechCrunch басмасы хәбәр итә.

Санкцияләр яңа конфиденциальлек шартлары булган баннерны игътибарсыз калдырган юзерларга кагылачак. Алар нигезендә, кулланучының телефон номеры турындагы мәгълүмат Facebook социаль челтәрләренә тапшырылачак.

Берничә атнадан мондый кешеләр өчен шалтыратулар һәм хәбәрләр кабул итү мөмкинлеге калачак. Әмма алар кушымтадан хәбәрләрне карый һәм җибәрә алмаячак.

Моннан тыш, кулланучы бу чикләүләргә игътибар итмәсә һәм мессенджерның яңа шартларын кабул итмәсә, 120 көннән соң WhatsApp аның хисап язмасын «актив булмаган кебек» бетерергә хаклы булачак.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, WhatsApp мессенджеры кулланучылары видеоның  тавышын бетереп җибәрә алачак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: