Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел белән ГТО килә: укучылар әзерме?

Элек ГТО нормалары сөенә-сөенә тапшырыла иде, хәзер әлеге йөкләмәләрне мәҗбүри диярлек үтәтергә җыеналар. Узган елның сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин ГТО нормативларын гамәлгә кертү турындагы фәрманны имзалаганнан соң, илдә ГТО шаукымы башланды. Татарстан, гадәттәгечә, яңалыкларга беренче булып кереште - 14 пилот төбәк арасында безнең республика да бар. Мәктәпләрдә мәҗбүри? Кайчандыр...

Элек ГТО нормалары сөенә-сөенә тапшырыла иде, хәзер әлеге йөкләмәләрне мәҗбүри диярлек үтәтергә җыеналар. Узган елның сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин ГТО нормативларын гамәлгә кертү турындагы фәрманны имзалаганнан соң, илдә ГТО шаукымы башланды. Татарстан, гадәттәгечә, яңалыкларга беренче булып кереште - 14 пилот төбәк арасында безнең республика да бар.
Мәктәпләрдә мәҗбүри?
Кайчандыр гадәти булып саналган ГТО нормативлары бүген башкачарак күзалланса да, асылы шул ук калды - сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү, ватанпәрвәрлек хисләре, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү. Әлеге максатларны чынга ашыруның иң яхшы юлы - яңалыкны яшь буын аша гамәлгә кертү. Инде Татарстанда зурдан кубып мәктәп, урта һөнәри һәм югары уку йортларында Бердәм дәүләт имтиханнары белән башлары әйләнгән укытучылар ГТО планын тормышка ашыру белән янып-көеп йөри башлады.
ГТО нормаларын үтәү - ирекле эш, ди бүген оештыручылар. Ләкин шул ук вакытта 1 гыйнвардан мәктәп һәм уку йортларында бу ихтыяри-мәҗбүри эшкә әйләнмәгәе. Моны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре кире кагарга тырышса да, ГТОның әһәмиятен алга сөрәләр. Димәк, укытучыларның куелган план нигезендә укучыларны ГТОга әзерләүләрен кире кагарга ярамый. Моны мәгариф тармагындагылар укучыларның физик яктан артка калулары белән бәйләп аңлатырга тырыша. Аларга җитәрлек хәрәкәт эләкми, буш вакытларында кулларында телефон, планшет, шәһәр балаларын хәтта мәктәпкә дә җәяү йөртмиләр. Әнә, Чаллыда бер чарада ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев яшь буын белән "ярышкан": түрә кеше 50 мәртәбә җирдән этәрелсә (отжимание), яшьләр 40тан да ары китә алмаган.
- Тулаем алганда, Татарстан Россия төбәкләре арасында әле лидер түгел, - ди укучыларның күрсәткеченә тукталып Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима. - Россия күләмендә уздырылган ГТО фестивалендә Татарстан командасы 12 нче урында калды. Бу баскыч безнең өчен түгел. Без лидер булырга күнеккән. Казан юкка гына Россиянең спорт башкаласы исемен йөртми бит. Пилот төбәк буларак ГТОны тормышка ашырырга тотынуыбыз да шуның белән бәйле.
Мәктәпләрдә ел азагына кадәр ГТОга әзерлек этабы төгәлләнергә тиеш икән. Шунлыктан укучылар user.gto.ru порталында теркәлү уза да башлаган инде. Бары теркәлү узганнарга гына ID-номер бирелә һәм алар гына ГТО нормативларын тапшыра алачак икән. Тагын бер мөһим факт: мәктәп укучылары әти-әнисенең рөхсәтеннән башка ГТО нормативларын тапшыра алмаячак. Моның өчен язмача рөхсәт кәгазен тутырырга туры киләчәк. Димәк, ихтыяри эшне мәҗбүригә әйләндермәү әти-әниләргә дә бәйле булып чыга.
Мәктәптән алып - пенсиягә кадәр
Мәктәп укучыларының яше һәм сыйныфына бәйле рәвештә ГТО комплексы берничә баскычка бүленә:
1 нче баскыч - 1-2 сыйныф (6-8 яшь);
2 нче баскыч - 3-4 сыйныф (9-10 яшь);
3 нче баскыч - 5-6 сыйныф (11-12 яшь);
4 нче баскыч - 7-9 сыйныф (13-15 яшь);
5 нче баскыч - 10-11 сыйныф (16-17 яшь). Өлкәннәрне дә кушсак, 11 баскыч килеп чыга.
Һәр бүленеш өчен аерым спорт төрләре каралуы, аларны укучылар көзге, язгы һәм җәйге сессияләрдә тапшырачагы, күнегүләрнең мәҗбүри һәм ирекле төрләре булуы, алтын, көмеш һәм билгеләр өчен нинди күрсәткечләргә сыешырга кирәклеге телгә алынган порталда тәфсилле аңлатылган.
- Портал аша теркәлү узу, беренчедән, ГТО нормативлары тапшыруга "юллама" алу өчен кирәк булса, икенчедән, аның төп мәгълүмати база булуын онытмаска кирәк, - дип аңлата Татарстанда эшләнлек алып баручы "ГТО" төбәк-иҗтимагый оешма җитәкчесе Эдуард Иванов. - Теркәлү узып, ID-номер алган һәр кеше турында мәгълүмат гомер буе базада сакланачак, яңарып барачак. Шәхси кабинетка кереп, үз күрсәткечләреңне барларга, еллар узган саен аны чагыштырырга мөмкин. Кешегә бирелгән номер гомер буе үзгәрми. Мәктәп яшеннән пенсиягә кадәр озата барачак. Чөнки әле бүген без ГТОны яшь буын аша кертеп җибәрергә маташсак та, асылда ул һәр кешене үзенә җәлеп итәргә тиеш. Сәламәтлеге генә рөхсәт итсен.
Сәламәтлек димәктән, ГТО нормативын табибтан рөхсәт булганнар гына тапшыра алачак. Менә монысы берникадәр авырлыклар тудырачак та инде. Чөнки ГТОга физкультура дәресләренең төп яки әзерлек төркемендә шөгыльләнүчеләр генә кертелә. Башка төркемдәге укучылар өчен җиңеләйтелгән программа әле эшләнелә генә. Ә Татарстанда бүген 372 273 укучы баланың 60,3 %ы физкультурадан төп төркемгә керә.
Моннан тыш балаларга сәламәтлек турындагы белешмәне поликлиникада балалар табибы бирәчәк, мәктәптәге табибларның андый вәкаләте юк икән. Шуңа күрә, болай да борын тыгып булмаган поликлиникаларда өстәмә чират барлыкка килү ихтималы да юк түгел.
- Авырлыклар бар, - ди Лариса Сулима. - Чөнки ГТО алдыннан сәламәтлекне тикшерү буенча федераль югарылыкта әле регламент булдырылмаган. Мәктәпләрдә медицина бүлмәләренең яртысыннан артыгы лицензиягә ия түгел - 720 бүлмәнең 316сы гына махсус лицензия нигезендә эшли. Чөнки санитар таләпләр кырыс. Шуңа да карамастан медицина тикшеренүен һәр укучы да уза. Авылларда ул фельдшер-акушерлык пунктында башкарыла. Аларга 925 мәктәп беркетелгән.
Укучылар санына килгәндә, Президент фәрманы гамәлгән кергәннән соң - узган елның көзе, кыш һәм язгы сессия вакытында ГТО нормаларын 232 901 укучы тапшырып караган. Шулар арасында сынауны ерып чыга алмаучылар бик азчылыкны - гомуми балалар санының 3-4 % чамасын гына тәшкил итә. Әлегә ГТО нормаларын 40 % чамасы Татарстан укучысы тапшырып карамаган.
Россия күләмендә көндәшлеккә сәләтле укучылар әзерләү өчен, республикада йөзү, мылтыктан ату кебек спорт төрләрен киңрәк җәелдерәсе барлыгы да бәхәссез. ГТО фестивалендә безнең команданы нәкъ менә шулар балактан 12 нче урынга "сөйрәгән".
ГТО әле өстенлек бирми
Сәламәтлек, үҗәтлек, физик әзерлекне исәпкә алмаганда, билгеле. Ләкин моның белән генә яшьләрне компьютер каршыннан тартып алып булырмы? Ниндидер этәргеч кирәклеге белән килешмичә ярамый. Программаны гамәлгә керткән вакытта алтын билге алучыларның югары уку йортларына кергән вакытта ташламаларга лаек булачагы турында сөйләшенде. "Нишләп әле хезмәт хакына бераз гына өстәмәләр кертмәскә?" - дип әйтүчеләр дә юк түгел.
Өстәмә этәргеч турында төрле тәкъдимнәр булса да, әлегә бернинди дә норматив документ гамәлгә кертелмәгән. Димәк, сәламәтлек - үзе бер бонус, дияргә генә каламы?
- БДИ нәтиҗәләре тигез булганда, югары уку йортларында өстенлек ГТО нәтиҗәсенә карап бирелә, - Лариса Сулима. - Ректорлар укырга кергән вакытта бонуслар исәпли.
Мәктәп укучыларының тапшырган ГТО нәтиҗәләре әле үзләре өчен генә иде. Аңа карап Татарстанда бер генә кешегә дә ГТО билгеләре тапшырылмаган. Укучылар өчен ГТОның төп дулкыны 2016 ел башыннан, ә калганнарга 2017 елдан башлана.
- ГТОның алтын билгеләрен Россиянең спорт министрлыгының гына бирергә хокукы бар, - ди бу уңайдан ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының массакүләм-физкультура эшләре бүлеге киңәшчесе Елена Фролова. - Көмеш һәм бронза билгеләре безнең министрлык тарафыннан бирелә. Бүген республикада ГТО нормативларын тапшыру өчен 52 үзәк булдырыла, тагын 396ны эшләтү ниятләнелә. ГТО - бүген сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мода буларак җәелә баруы. Иң мөһиме - бу билге генә түгел, ә физик тәрбиянең бер мәдәни чагылышы. Һәм без ГТО күнегүләрен массакүләм һәр чарага да кертергә тәкъдим итәбез.
Күнегүләр димәктән, яшь категоряләренә бәйле рәвештә нормативлар бер-берсеннән аерылса да, төрләре бер үк диярлек. Мәктәп укучылары өчен булдырылган 5 баскычта да мәҗбүри программага төрле арага йөгерү, турникта тартылу һәм сыгылмалылыкта сыналу кертелгән.
Фәрит САЛИХОВ
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГТО