Реклама
Башка көннәрдә җәмәгать туклануы биналарына 24.00 сәгатькә кадәр генә эшли ала.
Татарстанда Яңа ел бәйрәме төнендә җәмәгать туклану урыннарына төнге өчкә кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул турыда карарны имзалады.
«Татарстанда Яңа ел бәйрәмендә, 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә, җәмәгать туклануы биналары 03.00 сәгатькә кадәр эшли ала», — диелә карарда.
Башка көннәрдә, моңарчы кертелгән чикләүләр нигезендә, кафе һәм рестораннарга элеккегечә 24.00 сәгатькә кадәр генә эшләргә рөхсәт ителә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз