Заман сулышы

Якташыбыз Ләйсән "Татар кызы" бәйгесенең зональ этабы җиңүчесе

1 декабрь көнне Азнакай шәһәрендә "Татар кызы 2020" бәйгесенең зональ этабы узды.

Конкурсантлар Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарыннан.
Кызлар уңганлыклары, тел байлыклары, иҗадый фикер йөртүләре, аш-суга оста булулары белән җюри әгъзаләрен таң калдырды.

"Татар кызы 2020" бәйгесенең зональ этабы җиңүчеләре: Билалова Ләйсән  ( Лениногорск районы, Тимәш авылы)  Гөлчәчәк Кадырова ( Азнакай районы).

Хәзер инде җиңүчеләрне Казанда ярым финал көтә! Уңышлар сезгә кызлар!

Бу хакта "Лениногорск культура" инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

фотолар: скриншот инстаграм

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: