Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ял көннәрендә суыта: яңгыр һәм җепшек кар көтелә

Бүген көндез Татарстанның күпчелек районнарында – яңгыр. Алдагы тәүлектә дә явым-төшем, кырау көтелә. Ял көннәрендә республика территориясендә салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Лениногорскида яңгыр, урыны белән карлы яңгыр явачак. Температура көндез +3...+9 градус, төнлә 0...+3 градуска кадәр. 

Синоптиклар фаразына караганда, 21 һәм 22 майда яңгыр, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда җепшеп кар явачак. Көндез һава температурасы +7…+13 градус чикләрендә тирбәлсә, төнлә 0…+5 градус булачак, кырау төшәчәк.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында да көчле булмаган яңгырлар көтелә. Көндез 23 майда +9…+14 градус булыр дип фаразлана. Төнге сәгатьләрдә 0…+6 градус, урыны белән – кырау. 24 майда көндез +11…+16 градус җылы булачак.

https://vatantat.ru/2022/05/82385/

Рамия Гарифуллина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ял көннәрендә суыта: яңгыр һәм җепшек кар көтелә