Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Янган йортымда әнием бүләге – Коръән калды” - Зифа Кадыйрова фаҗига булган дачасын нишләтмәкче?

23 ноябрь кичкә таба танылган татар китаплары авторы Зифа Кадырованың җәйге йорты яна. Йортта аның иҗат итү дәверендә тупланган язмалары, укучыларыннан алган хатлар, шулай ук берничә башланган романы янып бетә.

ТНВ интернет-редакциясе Зифа ханымның үзе белән сөйләште һәм китерелгән зыян турында җентекләп сорашты. Шулай ук Зифа Кадырованың иҗаты һәм ни өчен язучылар берлегенә кермәве турында белеште.

- Зифа ханым, ул йортта күптәннән яшәдегезме?  

- Иптәшемнең китеп барганына 7 ел була. Ул йортта аның белән бергә бер ел яшәп калдык. Минем аннан шәһәргә кайтасым килмәде. Елдан ел җәйге бакчаны төзекләндерергә, яхшыртырга тырыштым.  

- Йортыгыз янганда сез хастахәнәдә булгансыз икән. Янгын нәрсәдән килеп чыккан? Беренче фаразлар бармы?  

- Хәзерге вакытта хастаханәдә ятам. Һәр атна ул бакчада туганнар, балалар, оныклар җыела иде. Мин булмагач, балаларның да киләсе килмәде. Янгынның каян килеп чыкканын белмәдек.  

- Янгын турында кем хәбәр итте?  

- Авыл рәисе “Зифа син кайда, анда бит өен яна”, дип шалтыратып әйтте. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче берни дә калмаган. Йорт тулаем янып бетте. Янгынны биш сәгать сүндергәннәр.  

- Интернетта зыян 3 млн. тәшкил иткән дип язалар. Бу шулаймы?  

- Беләсезме, монда җылылык, ут, су кертелгән, тирә ягы матурлатылган, мунчасы бар. Ул сумма 3 млн. артып киткән. Кунакка журналистлар, язучылар күп килде. Башкортстаннан килгән артистлар да миндә кундылар. Балаларның да яраткан урыны иде. Кешегә бер уч җир җитә. Минем иң зур теләгем – балаларымны, оныкларымны бер җирдә туплап тору. Йорт – нәкъ шул урын булды.

- Матди зыяннан кала, сезнең анда кул эшләре калган. Алар күпме иде?   - Иң кызганычы – халыктан җыелган дүрт папка хатлар. Һәркем үз язмышын кулдан язган. Халык аларны очрашуларда бүләк булып калдырды. Мин компьютерда яза белми идем. Шуңа барлык әйбер кәгазьдә сакланды. Бөтен архив шунда калды. Шул исәптән төрле газета-журналларда бастырылган язмалар да. Әниемнең истәлеккә биреп калдырган әйберләре аеруча кызганыч. Соңгы тапкыр бүләк иткән Коръән китабы да шунда янды. Минем бөтен дөньям шул йортта калды.

- Аяныч булган, тәмамланмаган әсәрләр калдымы?  

- Бар иде. Кичә язганны бүген кабатлап язып булмый. Кызганыч әйберләр күп, тик мин аның өчен борчылмыйм. Иң мөһиме баш кайгысы килмәсен. Кеше кайгыгызны уртаклашам ди. Ул кайгы түгел – хәсрәт. Мин шулай аңлыйм һәм кабул итәм.  

- Интернетта сакламый идегезме?  

- Алар Интернетта бар иде. Һәрвакыт үзең белән ноутбук йөртмисең. Искә төшкәндә кәгазь битенә фикерләрне язып куясың. Халыктан килгән хатларны әзер материал дип әйтеп була. Алар әсәрдә җыелма образ буларак үз урынын табарга тиеш иде.

- Ярдәм итәргә теләүчеләр бармы?  

- Халык көн саен яза, шалтырата. Мин беркемнән бернәрсә дә өмет итмим. Баш тартсам да, укучыларым кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Халыкка рәхмәтем зур. Аңлаганнары өчен рәхмәт. Мин йортны тагын бер төзермен, Аллаһ Тәгаләлә баш кайгысы гына китермәсен. Кемдер ярдәм итәр, кемдер икенче ягын сөйләр. Караш һәрвакыт ике төрле була. Мин кул көчен кабул итәм. Торгызырга көч кирәк, ул хатын-кыз гына булдыра торган эш түгел.

- Йортны кабат шул ук урынга саласызмы?  

 - Ул урамда, бакчада мин инде 30 ел. Минем өчен бу җирләр истәлек, аерыласы да килми. Хәлемнән килгәнчә торгызачакмын, балалар да булышыр. Мин андагы тирәлекне ярата идем. Кышын беркем дә юк. Тирә-якта тынлык, мин бер үзем. Урамга чыгып карлар көрим, этемне йөртәм. Ул ялгызлык та түгел, чөнки миңа ул тынлык рәхәт иде. Соңгы өч китабым анда язылды.  

- Кайгыны читтә калдырып торыйк. Зифа Кадырованы халык яратып укый. Сез әдәбияткә 50 яшегездә генә килгәнсез, аңа кадәр гади эш һөнәрләрендә хезмәт куйгансыз. Халык яратып укырлык сәнгать әсәрләрен иҗат иткәндә ул сезгә булыштымы?

  - Мин гомерем буе эштә идем. Әгәр дә 18 яшемдә яза башласам, бөтенләй башка әйбер язар идем. Минем белемем юктыр, язу тәртибен дә белмим. Күңелем кушканча язам. Кешеләр зур уку йортларында белем алган вакытта мин шәһәр төзегәнмен. Соңгы унике елда да мин ирләр белән кабель тарттым, төзелештә эшләдем. Авыр заманнарда кара эшче булуыма да сөендем, чөнки гаиләмне ач тотмадым. Ир-ат арасында эшләп күп әйберне өйрәнеп калдым. Яза башлагач аларның барысының да кирәге чыкты.  

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27446

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев