Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

​Яшәү кадерле син булганга...

Без көз көне кавыштык. Җыясы уңыш инде җыелган, келәт-базларга шыплап тутырылган иде. Шушындый муллык вакытында өйләнешүебезне бар да бәхеткә юрады. Ә Илфат белән минем өчен ул көннәрдә бергә булу, янәшә булу бәхетнең болай да инде җиденче катына күтәрелүгә тиң иде. Туй буласы көнне чиләкләп койган яңгыр тавышына уяндык… Көн уртасында...

Без көз көне кавыштык. Җыясы уңыш инде җыелган, келәт-базларга шыплап тутырылган иде. Шушындый муллык вакытында өйләнешүебезне бар да бәхеткә юрады. Ә Илфат белән минем өчен ул көннәрдә бергә булу, янәшә булу бәхетнең болай да инде җиденче катына күтәрелүгә тиң иде.
Туй буласы көнне чиләкләп койган яңгыр тавышына уяндык… Көн уртасында өебез каршына УАЗ машиналары килеп туктады. Авыл тынлыгын бозып, мине алып китәргә юлга кузгалган машиналар кыр ягына борылуга ялтырап кояш чыкты.
Көн кичкә таба тәмам ачылды. Җырлап-биеп, күңелле итеп яшьләр туе иттек. Тик табигатьнең безнең белән иртәнге шаяруы моның белән генә бетмәгән булып чыкты. Икенче көнне җир өсте шакырдап катты. Олылар туе табынына җыелган кунаклар төнлә пычрак ерып кайтасы булмаганга сөенде. Өченче көнгә, безнең яклардагы гадәт буенча, "килен чәе" үткәрдек. Әбиләр чәйгә... ап-ак кар өстеннән атлап
килде. Көзнең беренче кары өйләгә кадәр эремичә, бөтен дөньяга сафлык бөркеп торды.
Тормышыбызда берәр вакыйга булган саен кабат туй көннәребезне искә төшерәм. Ул чакта тәүлек эчендә табигатьтә булган үзгәрешләр бик күп нәрсәләргә алдан ясаган ишарә кебек тоела миңа хәзер.
Улыбыз елак булды, ә мин исә аңа караганда да елаграк идем бугай. Баланы ничек төрергә икәнен белмәсәм дә елыйм, ул аз ашаса да, күбрәк ашап җибәрсә дә… Иремнең эше авыр, ул милициядә хезмәт итә. Көне буе кеше проблемаларын чишеп өйгә кайтса, монда аны тагын ике елак көтә. Дөрес, Илфат бусагада күренүгә, мин, өстемнән тау төшкәндәй, тынычланып калам. Әтиебез янәшәдә булганда, җавабы табылмаган сорау юк ул!
Торган бүлмәбезнең җиде квадрат метр гына икәне авылдан кунак килеп кичкә урын җәя башлагач беленә. Ләкин күңелебез киң, йөзебез ачык, табыныбыз мул иде безнең. Үз почмагыбыз турында мин ул чакта әле хыялланмадым да. Һәм, көтмәгәндә коеп яуган яңгырдан соң ялт итеп кояш чыкты - Илфат бер җинаятьне тиз арада ачкан өчен безгә яңа йорттан фатир бирделәр!
Улыбыз Фәритне исә беренче класска без өчәү озаттык - әтисе, мин һәм туачак нәниебез. Тиздән икенче тапкыр әни булам дигән уй мине бөтенләй үзгәртте.
Тик ул елны көз минем өчен бик авыр башланды. Кинәт кенә сулыш алуым авырлашты, көннән-көн хәлсезләнә барганымны тойдым. Больница юлларын таптый торгач, сук­маклар Республика клиник хастаханәсе белән тоташты. Күренергә генә дип барган җирдән мине ятарга ук алып калдылар. Ә тагын ике көннән чирне дәвалап кына булмаячагы, ашыгыч операция кирәклеге ачыкланды…
Рентген кабинеты төбендә ирем белән бер-беребезгә карашып утырган мизгелләрне гомеремдә онытасым юк. Мин аларны күңелемнән сызып атырга теләмим дә! Икебез дә эчтән генә үксибез. Сөйләшмибез, чөнки кемдер башлап сүз әйтсә, икенчебез шунда ук кычкырып елап җибәрәчәк. Бер-берең өчен никадәрле кадерле, якын, кирәкле икәнеңне тойган, аңлаган минутлар булды бу. Ә аннан, дөньяның бар мәшәкатен Илфатыма калдырып, аңа ышанып, тыныч күңел белән операция бүлмәсенә атладым. Карыным­дагы сабыйны иремнең миннән артык яратуы, көтүе көч бирде, соңгы ике тәүлек эчендә меңнәрчә мәртәбә уема кергән "әгәр" сүзе артка чигенде. Күңелемнән әле олы улым - Фәритем, әле әнием белән сөйләштем. Адым саен Хо­дайга ялвардым: "Зинһар, ярдәмеңнән ташламасана! Мине яратучы йөрәкләрне ятим итмәсәнә!" Калганы - томан эчендә…
Аңыма килүгә, ыңгырашып, чамасыз авыр булып тоелган кулымны акрын гына аска шудырам. Балам, багалмам, ул исән, ул әле һаман да минем күкрәк астымда! "Белеп булмый", дип операция бүлмәсенә алдан ук гинекологларны да чакыртканнар иде.
Соңрак ишетәм: операциянең озынлыгыннан ирем тәмам гаҗиз булган. Йөзе кәгазь кебек агарган. Ул минем һәм туачак нарасыебызның исәнлеген сорап бертуктаусыз Ходайга ялварган. Ә торакаль хирургия бүлеге мөдире Расих Хәсәнов өч көн, өч төн больницадан чыкмаган. Чал чәчле, тәҗрибәле табибның болай да сирәк очрый торган диагноз - үпкә куышлыгына һава эләгүне минем кебек авырлы хатынга беренче тапкыр куюы булган бу. Хәлемне сораучыларга ул кырыс һәм кыска җавап биргән: "Минем кулда ике кешенең гомере. Хәлемнән килгәннең барысын да эшләячәкмен".
Тагын бер айдан дөньяга кечкенә генә, матур гына бер малай туды. Мин аны тәүге тапкыр кулыма алган минутта, белгән кебек, кесә телефоным "телгә" килде - борчылып, адашының хәлен сорап, Расих Мирзаянович шылтырата икән… "Туачак улыбызга сезнең исемне бирергә тели-
без", - дип әйткән идек инде без аңа.
Кулына нәни "төенчек" - улыбызны күтәргән иремнең иңенә таянып өебез бусагасын атлап кергәннән соң инде дүрт ел вакыт узды. Яшәүнең кадерен белеп яшибез без хәзер, гаиләбез, шөкер, дус, тату. Әтиебез тәртип сагында булгач, балалар тәрбиясе күбрәк минем өстә. Илфат малайлар йоклагач кайта, алар торганчы эшкә китә. Сабантуй,
8 Март, Яңа елларны да күбрәк үзебез генә уздырабыз. Тик зарланмыйбыз - милиционер хатыннары көтә белә алар. Йөрәктә сөю булганда - бигрәк тә!
Рәхилә Низаметдинова, Казан
http://syuyumbike.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев