Заман сулышы

Яшелчәләрдән салат

Әзерләүдә кирәк: - 2 кыяр; - 2 кишер; - 1 алма; - 1 помидор; - 100 г яшел салат яфраклары; - 1 стакан каймак; - ярты лимон согы (яки 1 бал кашыгы алма серкәсе); - 1 бал кашыгы шикәр комы; - тәменчә тоз. Чи яшелчәләрдән кишер, кыяр һәм алманы әйбәтләп...

Әзерләүдә кирәк:
- 2 кыяр;
- 2 кишер;
- 1 алма;
- 1 помидор;
- 100 г яшел салат яфраклары;
- 1 стакан каймак;
- ярты лимон согы (яки 1 бал кашыгы алма серкәсе);
- 1 бал кашыгы шикәр комы;
- тәменчә тоз.
Чи яшелчәләрдән кишер, кыяр һәм алманы әйбәтләп юып, кабыгын чистартабыз. Кыярны юка итеп токмачлап турыйбыз, алманы һәм кишерне угыч аша уабыз. Салат яфракларын сайлап алып юабыз һәм юка тасмалар итеп турыйбыз. Яшелчәләрне савытка салып, тоз, шикәр комы сибәбез, лимон согы (яки алма серкәсе, яисә сыек лимон кислотасы) салабыз. Боларның барысын да каймак салып, ипләп кенә болгатабыз һәм салат савытына тау итеп өеп куябыз. Помидорларны юып, юка телемләп турап, салатны бизибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: