Заман сулышы

"Язылыгыз. Бер миллион сум уйнатам..."

Соңгы арада Интернетта, аеруча социаль челтәрләрдә, танылган артистлар, блогерлар, конкурс үткәреп, бүләкләр яки акча тарата. Ул уеннарның шартлары да гади: әлеге бүләкне отар өчен аларның социаль челтәрендәге сәхифәләренә язылырга гына кирәк, ә алар җиңүчеләрне махсус программа аша билгели.

Гомумән алганда, бу алдау түгел, үземнең дусларымның төрле бүләкләр отканы булды. Әмма соңгы арада алдаулар да килеп чыга башлады. Күптән түгел Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче бер блогер Инстаграмм сәхифәсендә бер миллион сум уйнатты. Ул акчаны Воронежда яшәүче бер ханым откан. Тик бер миллион сум алыр урынына ул 10 мең сум акчасын югалткан.

"Бер көнне Интернетта конкурста катнаштым. Барлык шартларны үтәдем. Бер атнадан соң конкурсның нәтиҗәсе билгеле булды: мин - җиңүче! Бигрәк тә шатландым. Блогер үзе минем белән элемтәгә чыкты. Үзе икенче шәһәрдән булгач, акчаны картага күчерәм, дип белдерде һәм аның мәгълүматларын сорады. Мин шул ук вакытта кирәкле булган барлык нәрсәләрне әйтеп бирдем.

Биш минуттан соң картада булган 10 мең сум акчамны салдырдылар. Теге кешегә янә язып караган идем, "кара исемлек"кә тыгып куйган. Арытаба ачыклануынча, ул блогер булмаган икән. Мошенниклар аныкы кебек сәхифә ясап, аның исеменнән конкурс уйнаткан. Сак булыгыз, дуслар, конкурсларда катнашканда картаның бернинди саннарын да әйтмәгез!", - дип язган хатын "ВКонтакте" социаль челтәренең бер төркемендә.

Реклама

Кызыл таң.

Фото: rv-ryazan.ru

http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/yazylygyz-ber-million-sum-uynatam

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: