Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җырчы Гүзәл Идрисова ике айлык сабыен алып кая киткән? (ФОТО)

Кечкенә балалар белән өйдә утырган вакытта берәр кешегә кунакка барсаң, яки дус кызларың белән очрашсаң, яисә балаларны дәү әниләренә калдырып, тормыш иптәшең белән икәү генә кинога, театрга барып кайтсаң, шундый рәхәт була инде ул! Әнә бит, унөченче майда өченче тапкыр әни булган җырчы Гүзәл Идрисова да шулай ди. Шушы көннәрдә...

Кечкенә балалар белән өйдә утырган вакытта берәр кешегә кунакка барсаң, яки дус кызларың белән очрашсаң, яисә балаларны дәү әниләренә калдырып, тормыш иптәшең белән икәү генә кинога, театрга барып кайтсаң, шундый рәхәт була инде ул! Әнә бит, унөченче майда өченче тапкыр әни булган җырчы Гүзәл Идрисова да шулай ди.
Шушы көннәрдә Инстаграмда Ильназ Баһ белән Гүзәл Идрисованың серле фотосына да тап булган идек. Аның серлелеге нидә инде, дип уйлыйсыздыр. Эш шунда ки, коену киеменнән генә катерда йөзүче гаилә фотога "Дубай" дип пост калдырган. Уллары Марсельга тиздән өч ай гына булачагын истә тотып, аларга "Кечкенәгезне дә үзегез белән алдыгызмы?", "Дубайда бик эссеме?" дип сораулар яудырганнар. Ильназ аларга үзенең җавапларын да бирә барган. Шулай да гаилә чынлыкта да Дубайда ял иткәнме соң, әллә бу шаярту гына булганмы? Берочтан Гүзәлдән әлеге фотоның да тарихын сораштык.
- Юк, беркая да бармадык (Көлә). Ильназ шулай шаяртырга ярата безнең. Чынлыкта Дубай - безнең татлы хыялыбыз. Бәлки, киләсе елларга аны тормышка ашырырга да насыйп булыр әле. Ул көнне без Лилия Муллагалиеваларда ял иткән идек. Аларның су буендагы йортлары да бер дә чит илдән ким түгел. Рәхәтләнеп кунак булып, ял итеп кайттык, - диде Гүзәл.
http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев