Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йорт эшләре һәм балалар тәрбияләү белән генә шөгыльләнүчеләр дәүләттән акча алачак

Җан башына туры килә торган керем күләме төбәктә эшкә сәләтле халык өчен билгеләнгән ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә пособие билгеләнәчәк.

“Йорт хуҗалыгын алып баручы затларга айлык түләүләр” турында Федераль закон проекты эшләнгән. Аның максаты – Россиядә демократик вазгыятьне яхшырту, гаиләләрнең керемен арттыру һәм аларның җәмгыятьтәге ролен үстерү.

Дәүләт шул рәвешле фәкать йорт хуҗалыгы белән генә шөгыльләнүчеләргә ярдәм итәргә ниятли. Моңа балаларны, инвалид балаларны, балачактан 1 группа инвалидларны, даими ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге ата-аналарны карау керә. Моның өчен аерым түләү билгеләнәчәк.

Түләүне билгеләгәндә, гаилә әгъзаларының: ата-ана һәм балаларының, инвалидлар, өлкән яшьтәге ата-аналарының керемнәре исәпкә алыначак. Пособие төбәктәге яшәү минимумы күләмендә билгеләнәчәк. Аны алты айга билгеләү күздә тотыла. Шуннан соң пособие алу өчен янә гариза тапшырырга кирәк булачак.

Федераль башкарма хакимият органнары түләүләрне билгеләү тәртибен тәгаенләячәк. Акча федераль бюджеттан биреләчәк.

https://vatantat.ru/2022/08/89813/

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X