Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновны дәвалауга акча җыялар

Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновны дәвалауга акча җыю игълан ителгән.

 

«Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның бүгенге көндә хәле бик авыр. Кызганычка каршы, ул инде берничә ай дәвамында тиешле уколларны ала алмый, чөнки инвалидлык буенча дарулары кайтмаган, ә сатып алырга мөмкинлекләре юк», — дип яза «Шәһри Чаллы» газетасы сайты

«Хәлем авыр, интернет киңлекләрендә бу хәбәр таралгач, миңа ярдәм итәргә теләп Россиянең төрле шәһәрләреннән шалтыратулар килде. Күбесе матди ярдәм курсәтә. Дарулар кыйбат. 1 кабы — 30 мең сум. Ә миңа аена ул 2 кап кирәк. Хәзер ташлама буенча очсызрак бәягә кайтару хакында сөйләшү бара. Ә күзгә тамыза торган даруның бер флаконы — 1 мең сум», — дип «Шәһри Чаллы» газетасы Дәниф Шәрәфетдинов сүзләрен китерә.

Бүгенге көндә 600 мең сумга якын акча җыелган. «Казанда мине дәвалаган табибә Рәвия Мухинага мең рәхмәт. Ярдәмен тоеп яшим. Моңарчы мин гел үз көчем белән яшәдем, шуңа кешеләрдән ярдәм алуы бик кыен. Шундый авыр хәлдә калырмын дип уйламаган идем. Дуслар белән бергә бөтенләй чит кешеләр дә ярдәм итә. Мең рәхмәт. Барысы да исән-сау булсыннар», — ди Дәниф Шәрәфетдинов.

Ярдәм итәргә теләгәннәр өчен Дәниф Шәрәфетдиновның картасы 8 937 042 37 83 номерына бәйләнгән.

 Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм йөзеннән, артистлар 27 апрельдә Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында хәйрия концерты үткәрәчәк. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев