Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ЮХИДИда дәүләт пошлинасы күләме арта

Транспортны сату-алу процедурасыннан соң, кыска вакыт эчендә аны теркәргә кирәк, дип искәртә ТР буенчаЭчке эшләр министрлыгы. 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан РФ Салым кодексына үзгәрешләр үз көченә керә. Әлеге үзгәрешләр, күбесенчә, Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан башкарыла торган юридик эшләр өчен түләнелә торган дәүләт пошлинасына кагыла. Дәүләт пошлинасының күләме, Дәүләт автоинспекциясе...

Транспортны сату-алу процедурасыннан соң, кыска вакыт эчендә аны теркәргә кирәк, дип искәртә ТР буенчаЭчке эшләр министрлыгы.


2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан РФ Салым кодексына үзгәрешләр үз көченә керә.

Әлеге үзгәрешләр, күбесенчә, Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан башкарыла торган юридик эшләр өчен түләнелә торган дәүләт пошлинасына кагыла. Дәүләт пошлинасының күләме, Дәүләт автоинспекциясе подразделениесенә мөрәҗәгать иткән вакытта билгеләнгән суммага тәңгәл булырга тиеш.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәткәнчә, алу-сату эшләреннән соң, транспортның яңа хуҗасы аны учетка кую эшен башкармый икән, транспорт салымын, юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны һ.б.ны транспорт чарасының элеккеге хуҗасы түләячәк.

Әгәр дә машина залогта булган очракта, автомобильнең яңа хуҗасы да кыен хәлдә калырга мөмкин. Ә транспорт чарасы хакында тулы мәгълүматны ЮХИДИ подразделениеләрендә генә белергә мөмкин. Шуңа да транспортны сату-алу процедурасыннан соң, автомобильнең элеккеге һәм яңа хуҗаларына аны кыска вакыт эчендә бергәләп теркәргә кирәк, дип искәртә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы.

Татар-информ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев