Юл йөрү кагыйдәләре җыентыгы яңадан нәшер ителәчәк
Якын киләчәктә юллардан яңа кагыйдәләр буенча йөри башламагаек. Россия Иҗтимагый палатасы вәкилләре хәзерге юл йөрү кагыйдәләре җыентыгын яңадан нәшер итәргә тәкъдим итә. Проект авторлары фикеренчә, 30 ел элек кабул ителгән кагыйдәләрне яңартырга вакыт.
«Юл йөрү кагыйдәләренең хәзерге редакциясе СССР заманында ук әзерләнгән. Андагы кагыйдәләрнең күбесе искерде инде. Шушы вакыт эчендә аңа 50дән артык төзәтмә кертелде. Шуңа күрә бу җыентык хәзер ямалган басманы хәтерләтә. Өсте-өстенә төзәтмәләр керткәнче, аны яңадан язу хәерлерәк», – дип саный проект авторларының берсе, Россия Иҗтимагый палатасының куркынычсызлык комиссиясе рәисе урынбасары Александр Холодов.
Проект авторлары, иң беренче чиратта, соңгы арада телдән төшмәгән электр самокатлары һәм аларга охшаш башка җайланмаларны (гироскутер, моно тәгәрмәч, сигвей) машина белән бер дәрәҗәдәге транспорт чарасы дип танырга тәкъдим итә. Ник дигәндә, быелның биш аенда гына да алар гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтләре саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 35 процентка арткан. Аларда ике кешенең гомере өзелгән, 126 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Проект авторларының тәкъдиме чынга аша калса, электр самокатларын да исәпкә куеп, аларга да ОСАГО рәсмиләштерергә туры киләчәк.
Моннан тыш проект авторлары электрон машина йөртү таныклыгын, электрон машина йөртү таныклыгын теркәү белешмәсен дә гамәлгә кертү яклы. Алар тизлек мәсьәләсен дә яңадан карарга тәкъдим итә. Аерым алганда, шәһәр эчендә хәрәкәт итәргә рөхсәт ителгән максималь тизлекне сәгатенә 50 чакрымга кадәр киметү турында фикерләр бар. Билгеле булганча, әлегә бу сан сәгатенә 60 чакрымны тәшкил итә. Моннан тыш белгечләр трассаларда рөхсәт ителгән максималь тизлекне дә хәзерге максималь сәгатенә 130 чакрымнан сәгатенә 150 чакрымга кадәр арттырырга тәкъдим итә. Дөрес, бу очракта түләүле магистральләр турында сүз бара.
Хәтерләсәгез, Россиянең ЮХИДИ идарәсе башлыгы Михаил Черников та журналистлар белән очрашуда шундый тәкъдим белән чыккан иде. «Безнең юллар Европа юлларына караганда да яхшырак. Шуңа күрә аларда хәрәкәт иткәндә җыярга рөхсәт ителгән максималь тизлекне сәгатенә 150 чакрымга кадәр арттырырга мөмкин. Бу очракта юллардагы киеренкелек тә юкка чыгачак», – дигән иде ул чакта Черников.
https://vatantat.ru/2022/07/86303/
https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев