5 июль 2022 яңалыклары
-
Гаепләнүче сак астында булачак
Россия Җинаять Кодексының 105 нче маддәсенә нигезләнгән җинаять эшен алып баручы тикшерүче, гаепләнүчене тозак астына алу турында 30 нчы июньдә шәһәр судына үтенеч биргән.
-
Татарстанда балигъ булмаганнарга тонусны күтәрә торган эчемлек һәм зажигалка сату тыела
Татарстанда балигъ булмаган балаларга тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләрне, шулай ук сыекландырылган углеводород газы булган товарларны ваклап сатуны чикләргә җыеналар. Бу закон проектын ТР Дәүләт Советына «Бердәм Россия» депутатлары кертте.
-
Машиналарга бәя төшәчәк. Кайчан?
Россиядә автомобильләргә бәяләр кимү акрынлап ел дәвамында булачак, дип саный сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.
-
Лениногорскида бу атнада +25 градус җылы, ләкин яңгырлар булачак
6 июль көнне аяз һава торышы. Температура көндез +22, төнлә +10 градуска кадәр җылы булачак. Явым-төшем көтелми.
-
Лениногорск районы кырларында - яшел урак өсте
Район кырларында яшел урак өсте: быел күпьеллык үләннәр уңышы яхшы, шулай булгач, Ходайдан уңайлы һава торышы сорап, эшләргә дә эшләргә, малларга азык тупларга.
-
Кияүгә чыгуның бер плюсы турында
Еш кына “Кияүгә чыгып, кем бәхет күргән?!” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ярымшаярып та әйтеләдер инде ул. Шуның хәтле гел минустан торса, гаилә институты күптән юкка чыккан булыр иде.
-
Ни өчен Сергей Жуков эчми һәм тартмый башлаган?
1990 еллар уртасында барлыкка килгән "Руки вверх" төркеме җырларын яратып тыңлый идек. Алкогольдән һәм тәмәкедән таш тартуның сәбәбен “Руки вверх” төркеме лидеры Msk1.ru басмасына биргән интервьюда әйткән.
-
2нче мәктәп укучылары Лениногорск ЗАГС бүлегенә экскурсиягә килде
Лениногорск ЗАГС бүлегендә мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар еш кунакта була.
-
Балалар Туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булды
Мәктәп яны лагеренә йөрүче укучылар һәм булачак беренче сыйныф укучылары Туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булды.
-
Аллаһы Тәгаләдән хәбәр килмәгән булса, мондый тикшеренүләр булмас иде!
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Сезнең иң хәерлегез Коръәнне өйрәнгән һәм аны өйрәткән кеше”, – дигән (имам Әл-Бохари).
-
Бер яшүсмер 4 коробка туңдырма урлаган
Чаллыда 3 июльдә иртәнге 3.30 сәгатьтә 26нчы комплекста «Туңдырма» киоскында сигнализация эшли башлый. Билгесез кеше тәрәзәне ватып, эчкә керә һәм суыткычтан туңдырмалар белән тулы дүрт тартма алып чыга. Ул товар белән өйгә кайтып барганда, урынга сәүдә ноктасы администраторы һәм полиция экипажы килә.
-
Бер ир таксист хатын-кызга пычак белән кадап, шул таксига утырып качкан
Казанның Зорге урамында 29 яшьлек ир-ат такси йөртүчегә пычак белән ташланган. Бу хакта KazanFirst Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
-
Иргадан тәмле ризыклар: кайнатма, как, джем, мармелад...
Җитмеш чирдән сихәт чыганагы – ирганы җәй уртасында туйганчы ашыйбыз, татлы согын сыгып эчәбез, суыткычта катырып куябыз.
-
Юл йөрү кагыйдәләре җыентыгы яңадан нәшер ителәчәк
Якын киләчәктә юллардан яңа кагыйдәләр буенча йөри башламагаек. Россия Иҗтимагый палатасы вәкилләре хәзерге юл йөрү кагыйдәләре җыентыгын яңадан нәшер итәргә тәкъдим итә. Проект авторлары фикеренчә, 30 ел элек кабул ителгән кагыйдәләрне яңартырга вакыт.
-
Лениногорскида корбан чалу урыны билгеләнде
Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2022 елның 9 июленә туры килә.